В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акциягә 25-нче декабрьгә кадәр кушылырга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче декабрь). Казан халыкара аэропортында «Яңа ел Россиясе» акциясе башланды. Барлык теләүчеләр дә аңа кушыла һәм Яңа ел открыткасын дөньяның теләсә кайсы почмагында яшәүче туганнарына һәм якыннарына җибәрә алалар.
Котлау юллау өчен Казан аэропортының 1А терминалында урнашкан почта бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә, яңа ел открыткасын сайларга, аны тутырырга һәм почта тартмасына салырга кирәк.
Бәйрәм акциясе 25-нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә «Россия Почтасы» филиалы матбугат хезмәте.