Василий Аксенов музей-йортында әдәбиятчының мирасы турында фикер алыштылар, шулай ук аның тормышы һәм иҗаты белән бәйле экспонатларны тәкъдим иттеләр.
Фото: Денис Гордийко
«Аксенов-фест» ачылышына багышланган матбугат конференциясендә Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов билгеләп үткәнчә, фестиваль чаралары язучылар, шагыйрьләр һәм музыкантлар арасында иҗади хезмәттәшлек өчен мәйданчык булып тора. Шул ук вакытта фестиваль Казан һәм Татарстан өчен генә түгел, бөтен ил өчен дә мөһим, дип өстәде ул. «Быел «Аксенов-фест» язучының 90 еллыгына багышлана, ул Казанны бөтен Россиягә һәм күбрәк җирләргә дә танытты», – дип ассызыклады А.Абзалов.
Фестиваль турындагы тәэсирләре белән язучы, «Йолдызлы билет» халыкара әдәби премиясе лауреаты Денис Осокин уртаклашты. «Минем өчен «Аксенов-фест» – һәрвакыт көтеп ала торган вакыйга», - диде ул.
Фестивальнең тагын бер кунагы – шагыйрь, прозаик, «Литературная газета»ның баш мөхәррире Максим Замшев сүзләренә караганда, Василий Аксенов кебек күренекле шәхесләрдән тәҗрибә өйрәнү, хәтерләү һәм тәҗрибәсен үзләштерү мөһим. «Язучының биографиясе – үз Ватаныңны чиксез яратырга кирәк, әмма бу мәхәббәт сукыр булырга тиеш түгеллекнең үрнәге», - дип билгеләп үтте «Литературная газета»ның баш мөхәррире.
«Василий Аксенов – XX гасырның икенче яртысындагы рус прозасының өч зур «Василий»ларының берсе: Василий Аксенов, Василий Шукшин һәм Фазил Искәндәр», – дип белдерде язучының иҗатына мөнәсәбәтен рус ПЕН-үзәге президенты, фестивальнең попечительләр советы рәисе Евгений Попов. Аның сүзләренә караганда, хәзерге яшь буын Василий Аксеновның әсәрләрен укый, әмма әлеге иҗат иткән вакытны ахырына кадәр күзаллап бетермиләр.
Фестивальнең координаторы һәм «Октябрь» журналы баш мөхәррире Ирина Барметова сөйләгәнчә, 90 ел элек чыгарылган газета битләрендә язучының әтисе Павел Аксенов язган мәкалә урнаштырылган, хәзер ул Василий Аксеновның юбилее уңаеннан оештырылган күргәзмә экспонаты булып тора.
Фестивальнең беренче көнендә шулай ук ике шәһәр – Казан һәм Коктебель арасында мәдәни күпер булдырылачак, соңгысында В.Аксеновның «Кырым утравы» романы өлешчә язылган. Чаралар ТР Милли китапханәсендә дә бара. Ә кичен Ратушада «Йолдызлы билет» премиясен тапшыру булачак.
«Аксенов-фест» иртәгә – 20 нче августта дәвам итәчәк. Аксенов исемендәге скверда тамариск үсемлеге утыртылачак. «Черек күл» паркында язучының 90 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак. Казан яшь тамашачылар театрында Василий Аксенов әсәре мотивлары буенча куелган «Гена Стратофонтов маҗаралары» спектакле күрсәтеләчәк.
«Аксенов-фест» чараларының тулырак программасы белән сылтама буенча танышырга мөмкин. Фестиваль чараларына керү бушлай, алдан, түбәндәге сылтама буенча теркәлү узып, билетлар алырга кирәк. Шулай ук +7(843)236-42-93 кайнар