Теннис буенча Россия беренчелегендә Татарстанның 12 спортчысы катнашты
Казанда 9–14 сентябрь көннәрендә теннис буенча Россия беренчелеге уза. Теннис кортларына илнең төрле төбәкләреннән 12 хатын-кыз һәм 9 ир-ат командасы чыгачак, дип хәбәр иттеләр ТР Спорт министрлыгында.

19 яшькә кадәрге Татарстан спортчылары арасында җиңү өчен Валерия Швецова, Виктория Седова, Самира Рәшидова, Антон Кратюк, Илья Мосолкин, Рафаэль Асадуллин, Давид Вәлиев, Тимур Кыямов, Лев Богданов, Дамир Гыйниатуллин, Тимур Науметов һәм Александр Семенов көрәшәчәк.

Сеткалар, җәдвал һәм матчлар хисабы сылтама буенча бастырылган. Турыдан-туры тапшырулар Россия Теннис федерациясенең рәсми сайтында алып барыла.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, «Динамо-Татарстан» хатын-кызлар командасы ветераннар арасында уздырылган волейбол буенча Россия Беренчелеге чемпионы булган.

2025-09-10T17:36:28+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.