Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.04.2026, 09:39

«Татарча диктант» язасыңмы? Чарада катнашучыларга Габдулла Тукай әсәрләреннән өзекләр укылачак

Дөньякүләм чара 24 апрельдән 26 апрельгә кадәр уздырыла

Денис Гордийко фотосы

24–26 апрель көннәрендә татар телендә грамоталылык дәрәҗәсен тикшерүгә юнәлдерелгән дөнья күләмендә «Татарча диктант» белем бирү чарасы үткәрелә. Казанда диктантны шәһәр мәктәпләрендә һәм университетларда, шулай ук башкаланың Башкарма комитетында язачаклар.

Быел әлеге чарада Россия Федерациясенең 73 төбәге һәм 26 ил катнаша. Күркәм гадәт буенча диктантны Монреальдә, Нарвада (Эстония), Алма-Атада, Истанбулда, Ташкентта, Измирда, Дубайда, Каһирәдә, Софиядә, Будапештта, Хайнань утравында һәм башка шәһәрләрдә яшәүче ватандашлар язачак.

Казанда диктант язу мәйданчыклары буларак шәһәр мәктәпләре һәм югары уку йортлары, мәдрәсәләр, Татарстан Милли музее һәм аның филиаллары, Татарстан Милли китапханәсе, Казан Башкарма комитеты һ.б. сайланган. Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты исә чараның төп мәйданчыгы булып тора. Биредә диктантны филология фәннәре докторы, танылган әдәбият белгече Фоат Галимуллин яздырачак. Узган ел диктант язу өчен 250 дән артык урын тәкъдим ителгән.

Чарада акциянең рәсми сайтында шулай ук онлайн катнашырга була, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат хезмәте.

Быел диктант бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел булуга багышлана. Шунлыктан чарада катнашучыларга шагыйрь иҗатыннан яки башка авторларның Габдулла Тукай турындагы әсәрләреннән өзекләр укылачак.

«Татарча диктант» кысаларында, гадәттәгечә, катлаулылык дәрәҗәсе буенча өч төрле текст әзерләнә. Чит илдә яшәүче татарларга җиңелрәк текст тәкъдим ителә, Россия төбәкләрендә яшәүчеләр уртача авырлыктагы, Татарстанда яшәүчеләр катлаулы диктант язачак.

Урынга килеп язарга теләүчеләр акциянең рәсми сайтына кереп, «Мәйданчыклар» бүлегендә яшәү урыны буенча иң якын һәм иң уңайлы мәйданчыкны сайлый ала. Чара уздырылган көнне катнашучы сайланган урынга билгеләнгән вакытта килергә тиеш.

Онлайн форматта катнашырга теләүчеләрнең сылтама буенча теркәлүе шарт. Һәм алардан чараны уздыру көнендә Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтә проектның рәсми сайтында трансляцияне яки «ТНВ-Татарстан», «ТНВ-Планета» каналларын кабызырга онытмаулары сорала. Диктор текстны укыганда аңа кушылып диктант язу кирәк. Материал язылып беткәч, сканерлап яки фотога төшереп (яхшы сыйфатта), файлны акциянең рәсми info@ftatar.org. адресына юлларга була.

Интерактив форматта катнашучы диктантны сайтта махсус электрон формада яза ала.

Диктант нәтиҗәләре чара уздырылганнан соң бер ай эчендә бастырыла. Билгене исем, фамилия һәм телефон номеры буенча проект сайтында белергә була.

«Татарча диктант» чарасы беренче тапкыр 2016 елда Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм креатив татар активистлары тәкъдиме белән үткәрелгән. Узган ел диктантны 1,1 миллионнан артык кеше язган.

Барлык яңалыклар