В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мәктәп укучылары белән психологлар эшли, фаҗига урынына республика Президенты һәм шәһәр Башкарма комитеты башлыгы чыкты.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче май). Җәүдәт Фәйзи урамындагы 175-нче номерлы гимназиядә укучыларны эвакуацияләделәр. Хәзер мәктәп укучылары 181-нче һәм 40-нчы номерлы балалар бакчаларында. Мәгариф идарәсендә кайнар линия телефоннары эшли.
Балалар бакчаларында психологлар эшли, туклану оештырылган. Белешмәне ата-аналар кайнар линия телефоннары буенча ачыклый ала: +7(843)292-44-03, +7(843)292-37-04.
Һәлакәт урынында хокук саклау органнары һәм барлык ашыгыч хезмәтләр эшли. Шулай ук урынга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Башкарма комитет башлыгы Рөстәм Гафаров та чыкты.
Казанның барлык уку йортлары буенча куркынычсызлык чаралары көчәйтелде, аларга керү чикләнгән – бу хакта рәсми боерык бирелде.
Билгеләп үтик, социаль челтәрләрдә таратыла башлаган шәһәрнең башка мәктәпләрендә атыш турындагы мәгълүмат ялган булып тора.