В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яшь казанлылар беренче эш тәҗрибәсе, ил буенча сәяхәт һәм лидерлык сыйфатларын үстерү турында сөйләде.
Фото: Диана Әхмәтшинаның шәхси архивыннан
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы февраль, Ксения Швецова). Бүген Казан югары уку йортларының студент отрядларында 2 меңнән артык кеше исәпләнә – алар бөтен ил буенча эшләргә, үсәргә һәм сәяхәт итәргә әзер булган яшь, актив яшьләр. 17-нче февральдә билгеләп үтелә торган Россия Студент отрядлары көне алдыннан Казан университетлары студентлары KZN.RU порталы укучыларына студент отрядлары эшчәнлегендә катнашу аларга нәрсә бирә, моның шәхси һәм һөнәри үсешкә ничек йогынты ясавы һәм ни өчен бу юнәлештә һәр беренче курс студенты үз көчен сынап карарга тиешлеге турында сөйләде.
Диана Әхмәтшина Казан студентлар отрядлары штабы җитәкчесе, КФУ магистратурасы студенты
Мин башлангыч сыйныф укытучысы булырга укыйм. Студент отрядларына мин Идел буе спорт һәм туризм академиясендә укыган вакытта очраклы рәвештә икенче курста эләктем. Миңа җәй көне балалар лагеренда вожатый булып эшләргә тәкъдим иттеләр. Минем өчен бу булачак һөнәрем өлкәсендә үземне сынап карау, балалар белән аралашу өчен менә дигән мөмкинлек булды. Нәтиҗәдә, мин студентлар отрядында калдым, ә вакыт узу белән Казан штабы җитәкчесе булдым.
Хәзер без яшьләр белән студентлар отрядына үзебез кебек актив, позитив, ел дәвамында төрле чараларда катнашырга, ә җәй көне һөнәр үзләштерергә (хезмәт семестры – мөх.шәр.) әзер булган катнашучыларны җыябыз, анда алар үз көчләрен сынап карый, дуслар таба һәм акча эшли алачак.
Казан отрядларында 2 меңгә якын кеше исәпләнә, алар арасында югары, урта уку йортлары студентлары һәм мәктәп укучылары отрядлары да бар.
Студент отрядлары һәр кешенең дус булуы белән дә аерылып тора. Ягъни биредә рухи яктан якын кешеләр командасы. Укучыларга мондый кызыклы уку эшчәнлегендә катнашу үзләрен тормышка ашыру мөмкинлеген бирә. Мин, мәсәлән, студент отрядларына кадәр кем булырга теләгәнемне белми идем, ә студент отрядларында алган тәҗрибә һәм чыныгу миңа ачыклык кертергә ярдәм итте.
Безгә килгән яшьләр ачык, дустанә булалар, алар үз эшчәнлекләренә, гамәлләренә җаваплырак карый. Бу, чыннан да, зур тормыш мәктәбе.
Шунысы мөһим, безнең юнәлешләребез төрле зәвыкка туры килә торган, эш һәркем өчен дә табылачак. Мәсәлән, отрядка керүче беренче курс укучысы бер ел үзен сервис юнәлешендә сынап карый, Кырымга эшкә бара, я Татарстанда кала ала. Әгәр аңа ошамаса, киләсе елга педагогика юнәлешендә яки балыкчылык өлкәсендә эшләргә бара ала – сайлау мөмкинлеге бик зур, без яшьләрне берни белән дә чикләмибез, барысы да алар кулында. Ахыр чиктә, җәйне кызыклы итеп үткәрү, ел дәвамында укудан буш вакытта акча эшләү һәм күңелсезләнмәү – бу, мөгаен, һәр студентка кирәктер.
Әлбәттә, без җәйге каникуллар вакытында гына эшләмибез һәм очрашмыйбыз – ел дәвамында Казан студентлар отрядлары штабы бик күп төрле чаралар үткәрә. Безнең яшьләр – актив волонтерлар, ирекле ярдәмчеләр. Мәсәлән, «Кар десанты» дип аталган Бөтенроссия акциясе бар, ул вакытта студентлар районнарга чыгып, учреждениеләргә яки өлкән яшьтәге кешеләргә кар чистартырга, территорияләрне төзекләндерергә булыша.
Әлбәттә, боларның барысын да уку белән бергә алып барырга кирәк. Ләкин арыганлык бөтенләй сизелми. Киресенчә, син отрядка киләсең, һәм анда сине уртак кызыксынулар белән берләшкән кешеләр даирәсе каршы ала. Бу шатлык, җылылык бүләк итә, бигрәк тә син башка шәһәрдән килгән студент икән. Хәзер студент тормышымнан мин, нигездә, студент отрядларын искә төшерәм – бу иң якты хәтирә.
Надежда Васильева, Казан дәүләт медицина университетының дүртенче курс студенты
Мин Казанга Шумерля дип аталган чуваш шәһәреннән килдем, табиб-биофизик булырга укыйм. Студентлар отрядына мин 2018 елда кердем. Ул вакытта безнең вузда студентлар медицина отрядларының бөтенроссия форумы узды, мин анда волонтер сыйфатында эләктем, һәм мине андагы атмосфера җәлеп итте – яшьләр гаҗәеп уңай энергия белән коралланган, күңелле иде. Минем күбрәк беләсем килде, отрядка кердем, аннары барысы да озакка сузылды.
Хәзерге вакытта мин Республика штабы матбугат үзәге җитәкчесе урынбасары, SMM белән шөгыльләнәм, үземне журналист, корреспондент ролендә сынап карыйм, бу миңа бик ошый. Шулай ук мин Казан штабының остасы булып торам – бу без Казанда студентлар отрядларын үстерү белән шөгыльләнәбез, һәр югары уку йортында үз отрядыбызны булдырырга омтылабыз дигән сүз, яшьләрр безнең турыда белсеннәр һәм безгә кушылсыннар өчен тырышабыз.
Ә җәйге чорда без хезмәт семестрына чыгабыз. Мин инде анда ике тапкыр бардым, беренче тапкыр 2019 елда, бу мөгаен, гомерлеккә истә калгандыр. Бу Новосибирскида студентлар медицина отрядларының бөтенроссия проекты иде. Мин хастаханәдә университетта тәҗрибә эшләре башланганчы ук эшли алдым, әлеге мөһим тәҗрибәне күпкә иртәрәк ала алдым. Әле бу эш аркасында бөтен Россия буйлап бик күп дусларым барлыкка килде. Ә былтыр мин Ялтага бардым һәм анда кунакханәдә эшләдем.
Студент отрядлары – совет заманнарыннан калган ниндидер бер искелек калдыгы, дигән фикер йөри. Әмма чынлыкта исә бу яшь кешеләрнең хезмәтен популярлаштыру, хезмәт базарында яшьләрнең көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру сыйфатында хәзер дә актуаль. Моннан тыш, студенлар отрядында эшләгән вакытта син уникаль атмосферага чума, сәяхәт итә, бөтенроссия, округ дәрәҗәсендәге чараларда катнаша аласың. Шул ук вакытта син һәрвакыт үсәчәксең, иҗади потенциалыңны гамәлгә ашырачаксың. Бер генә оешма да берьюлы шулкадәр мөмкинлек, шул ук вакытта акча эшләү мөмкинлеге бирми.
Студентлар отрядына керү сәбәпле, минем үз лидерлык позициям барлыкка килде. Әгәр элегрәк мин ничектер курыккан, «кысылганрак» булган булсам, хәзер моны җиңдем, коллектив белән идарә итү мөмкинлеге алдым. Бу шундый эш ки, хәтта син курыксаң да, нәрсәнең чыннан да мөһим икәнен аңлыйсың һәм үзеңдә яңа чикләр ачасың, үзеңнең яңа яктан күрәсең.
Хәзер мин матбугат үзәгендә эшлим, өстәвенә, студент отрядларына кадәр мин моның белән шөгыльләнмәгән идем. Тик нәкъ менә биредә, мин үз-үземә ышанмаган вакытта да, миңа ышандылар. Һәм хәзер үк шуны әйтә алам, мин, чыннан да, моның белән төп һөнәрдән тыш, шөгыльләнергә телим.
Уку белән эшне аралаштыруга килгәндә – беркайда да җиңел генә булмый, иң мөһиме чынбарлыктан качмаска һәм шул вакытта барысы да килеп чыгачак.
Илья Ожегов, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең дүртенче курс студенты
Мин студент отрядлары турында беренче курста ук белдем һәм педагогик юнәлештә вожатый сыйфатында үз көчемне сынап карарга булдым. Шуннан соң мин отрядка кердем, ләкин бара алмадым. Мин укыган академиядә икенче курста авыл хуҗалыгы студентлар отряды барлыкка килде, һәм отряд командиры мине аңа керергә күндерде. Авыл хуҗалыгы отряды, нигездә, я җиләк-җимеш җыю белән шөгыльләнә, я, профильле ветеринария отряды булса, фермер хуҗалыкларына бара һәм ветеринария эшләрен башкара. Яшьләр ветеринария табиблары, зоотехниклар булып урнаша, терлекләрне дәвалауда булыша.
Үземнең беренче хезмәт семестрымда мин икенче курста Воронежның агросәнәгать комплексына бардым. Бу чын тәҗрибә булды. Мин килгәч, Европа стандартындагы комплексның югары дәрәҗәсен күреп гаҗәпләндем – бу бик шәп булды. Әлеге комплекста нәселле терлекләр тоталар. Белгечләр безне ветеринария эшенә бик яхшы өйрәтте. Ягъни икенче курста мин шулкадәр күп әйбер турында белә алдым, үз-үземне гамәлдә сынап карадым, эшли алдым! Бу уникаль тәҗрибә булды. Дәреслекләрдә бер нәрсә, әмма тәҗрибә туплаганда, ничек һәм нәрсә белән эшләргә кирәклеген белсәң – бу бөтенләй башка нәрсә. Икенче хезмәт семестрымны мин инде Пермьдә, шулай ук үз белгечлегем буенча уздым.
Үз һөнәремдәге тәҗрибәдән тыш, студент отрядлары эшчәнлегендә катнашу миңа яңа сыйфатлар алырга ярдәм итте. Элек мин йомык кеше идем, ояла һәм барысыннан да диярлек курка идем, тик беренче хезмәт семестрыннан соң ук бу курку сыпырып алгандай юк була – син аралашучан була башлыйсың, бөтен ил буйлап үзеңә дуслар табасың.
Академиянең студентлар отрядына керергәме юкмы икәнлеге турында уйлаган беренче курс студентына мин бер генә нәрсә әйтер идем: бу тәҗрибә. Әгәр дә син ветеринария вузына кергәнсең икән, син безгә кушылырга тиеш, чөнки киләчәктә син үзеңә укырга ярдәм итәчәк күп белем алычаксың. Һәм, беләсезме, нигездә, бу эшли – күбесе безгә, беренче курстан түгел, икенче-өченче курстан килә, чөнки профильле фәннәрне өйрәнә башлый.
Ләйсән Камбеева, Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының дүртенче курс студенты
Студент отрядлары турында мин очраклы рәвештә бер яшьләр оешмасыннан белдем, чөнки безнең университетның ул вакытта үз отряды юк иде. Мин сәяхәт итәргә һәм бушлай эшләргә әзер идем, шуңа күрә миңа үз илемне яхшырак белү, кешеләр белән аралашу мөмкинлеге ошады. Мин үземнең беренче хезмәт семестрыма әңгәмәдән соң ике ай узгач кына чыктым. Бу беренче курс азагында булды.
Беренче ике җәйдә мин озатучы идем, ә өченче хезмәт семестры миндә балыкчылык юнәлешенә багышланган иде – без Камчатка ярымутравындагы Октябрьский бистәсендә балык эшкәртү заводында эшләдек.
Студент отрядлары ярдәмендә мин үземә күп дус таптым, ә безнең вузның үз штабы барлыкка килгәч, мин башка яшьләргә ярдәм итә башладым. Минем өчен, әлбәттә, Калининградтан Камчаткага кадәр бөтен илебезне узу, беркайчан да булмаган урыннарда булу мөмкинлеге аеруча мөһим – бу мине чиксез шатландыра. Нәкъ менә шуңа күрә инде өч ел дәвамында студентлар отрядында мине сәяхәтләр, үзләренең искиткеч тарихларын сөйли һәм мине илһамландыра торган кешеләр «тотып тора».
Җәйдән тыш, без әле кыш һәм яз көннәрендә дә эшлибез. Отрядлар уку елы дәвамында эш эзли. Гомумән алганда, бездә уку елы дәвамында синең үсешеңә ярдәм итә торган күп төрле чаралар – спорт һәм иҗади чаралар уза. Бу спартакиадалар, биюләр, өстәмә курслар, волонтерлык чаралары, бөтенроссия округ слетлары, форумнар – гомумән, шөгыльләнер нәрсәләр бар. Тыңлап торганда бик күп әйбер кебек яңгырый, сорыйсы килә – ә укырга кайчан? Ләкин чынлыкта исә, үз вакытыңны дөрес итеп бүлсә белсәң, барысына да өлгерергә була: укырга да, тәҗрибәгә барырга да, сессияне вакытында яхшы билгеләргә тапшырырга да. Бу бит үзенә күрә дисциплина, чыныгу.
Студент отрядларының иң төп өстенлеге – үз-үзеңне камилләштерү. Әгәр дә кеше моны аңлый икән, ул теләгән нәрсәсенә ирешә алачак.
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының дүртенче курс студенты Алина Сафиуллина
Студент отрядларында мин беренче курстан. Башта мин педагоглык отрядына бардым. Мине аларда булган кызыклы чаралар, уңай кешеләр җәлеп итте, өстәвенә тулай торактагы дуслар да отрядта иде. Беренче елны мин Кырымдагы балалар лагерена вожатый буларак безнең университет базасындагы «Игнис»укытучылык отряды белән бардым.
Беренче елдан соң укытучылык отрядында без штаб комиссары белән студентлар сервис отряды ачарга карар кылдык. Аның командиры булып бүгенге көнгә кадәр мин калам. Соңгы елларда без сервис проектларында эшләдек. Узган ел без отряд белән Геленджикка бардык, «Алтын бухта» аквапаркында инструкторлар, коткаручылар булып эшләдек.
Әгәр укытучылык юнәлеше, нигездә, вожатый эшен генә күздә тота икән, сервис отрядлары күп мөмкинлекләрне, төрле һөнәрләрне үз эченә ала. Былтыр минем отряд Ялтага кунакханә комплексына барды, яшьләр йөк ташучы, бармен, официант, пешекче, кондитер, коткаручы – төрле белгечлекләр буенча эшләде.
Отрядларда сезон арасында график тыгыз, төрле дәрәҗәләрдә төрле чаралар уза. Без балаларны тонуста тотарга, хезмәт семестрына әзерләнергә тырышабыз. Гадәттә, җәй көне хезмщт семестрына килергә җыенган отрядлар уку процессы вакытында берничә ай эчендә билгеле бер чараларга әзерләнә яки укый башлый.
Мине отрядлар яхшы тәрбияләде, дисциплинаны күтәрде, лидерлык сыйфатларын үстерде. Үз-үземә ышаныч артты, ачылып киттем, үзем һәм башкалар өчен җаваплылыктан курыкмаска, бөтен отряд өчен карар кабул итәргә, авыр моментларга карамастан, үз максатыма ирешергә өйрәндем. Һәм тагын шунысы мөһим: әгәр ниндидер проектларга барасың икән, син үзең өчен генә түгел – сез бергә, сез бер команда. Моны сизү, командада булу – шулай ук мөһим күнекмәләр.
Студент отрядларының республика штабы матбугат хезмәте җитәкчесе Эльвина Ханова
Мин узган ел Казан дәүләт энергетика университетын тәмамладым, «техносфера куркынычсызлыгы» юнәлеше буенча инженер-экологка укыдым. Студент отрядлары белән кызыксыну җәй көне балалар лагеренда вожатый булып эшләргә һәм вакытыннан алда имтиханнар тапшырырга теләүдән башланды. Ике ел рәттән Анападагы балалар лагеренда «Дельта» педагогик отряды составында эшләдем.
Аннары мин фотография белән мавыктым, отрядның матбугат үзәгендә эшли башладым. Аннары мине КДЭУның югары штаб җитәкчесе булырга чакырдылар, анда мин тулысынча социаль челтәрләр алып бардым, матбугат хезмәте эшен башкардым. Шуннан соң мине күреп алдылар һәм республика штабының матбугат хезмәтен җитәкләргә тәкъдим иттеләр.
Журналистика өлкәсендә мин мәктәптән үк эшләргә теләгән идем, бу юнәлешкә тартылдым, тик кайбер сәбәпләр буенча башка һөнәрне үзләштерергә кердем. Һәм менә студент отрядлары ярдәмендә минем хыялым тормышка ашты, язмыш шулай кушты, мин бу өлкәгә килдем һәм уңышлы үсеш кичерәм.
Минемчә, студент отрядлары – үз-үзеңне камилләштерү, үз-үзеңне тормышка ашыру өчен мәйданчык. Яшьләр өчен бик күп мөмкинлекләр бар, күп чаралар уза, шул исәптән, ниндидер белгечлекләргә өйрәтү, кешенең шәхси потенциалын ачу буенча. Студент отрядлары лидерлар тәрбияли. Үземне чагыштырып карасам – мин студент отрядына кергәнче нинди идем дә һәм соңыннан нинди булдым – профессионал буларак кына түгел, шәхес буларак та үстем дип әйтә алам.
(Фотографияләр студентлар тарафыннан тәкъдим ителгән)