В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Финал Мәскәүдә узачак
Фото: Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче ноябрь). Казанның 139 нчы гимназиясенең «120/80» командасы беренче ярдәм күрсәтү буенча чемпионатның төбәк этабында җиңүче булды.
Укучылар Татарстанны 20-22 нче ноябрьдә Мәскәүдә узачак финалда тәкъдим итәчәк. Балалар 78 команда – 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге төбәк чемпионатларында җиңүчеләр белән көрәшәчәк, дип хәбәр итә ТР Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе.
Мәскәүдә катнашучылар өч ярыш этабын узачак, шулай ук чемпионат партнерларыннан интерактив мәйданчыкларга һәм «Россия» форум-күргәзмәсе буенча экскурсиягә бара алачак.
Ярышлар Россиянең Кызыл Хачы белән берлектә «Алдынгылар хәрәкәте»ннән «Беренче ярдәм» бөтенроссия проекты кысаларында үткәрелә.