В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алар сентябрь-октябрь айларында узачак дип планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче апрель). 4-8-нче сыйныф укучылары өчен бөтенроссия белемнәрне тикшерү эшләрен көзгә күчерделәр. Алар сентябрь-октябрь айларында узачак дип планлаштырыла.
Бөтенроссия тикшерү эшләрендә быел 4-8 һәм 10-11 сыйныфларның 6 млн артык укучысы катнашырга тиеш иде. 10-11-нче сыйныфларда алар мартта, эпидемиологик вәзгыять мәктәпләрдән дистанцион уку режимына күчүне таләп иткәнче узды, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте матбугат хезмәте.
4-8-нче сыйныфлар өчен тикшерү эшләре уку елы тәмамланганчы үткәрелмәячәк. Көз көне аларны 5-9-нчы сыйныфларга күчкән укучылар язачак.
«Тикшерү эшләре нәтиҗәләре киләсе сыйныфка күчүгә йогынты ясамый. Алар, барыннан да элек, мәктәп, укытучылар һәм ата-аналар өчен мөһим, укучыларны әзерләүдә нинди җитешсезлекләр барлыгын һәм өстәмә рәвештә ниләр эшләргә кирәклеген аңлау өчен. Шуңа күрә мондый мониторингны уздыру көзен үзенең актуальлеген саклаячак», - дип аңлаттылар Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә.
Бөтенроссия тикшерү эшләре - ул йомгаклау контроль эшләре, алар, федераль белем бирү стандартлары таләпләрен исәпкә алып, укучыларны әзерләү дәрәҗәсен бәяләү өчен, аерым укыту предметлары буенча уздырыла.