В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара 31 нче мартта тәмамланачак.
Фото: Денис Гордийко
Олимпиадага беренче тапкыр иминиятләштерү буенча биремнәр, шулай ук бүләккә акча туплау буенча финанс максатка ирешүгә кагылышлы биремнәр кертелгән. Мәктәп укучыларына шулай ук үзләрен эшмәкәрләр ролендә сынап карарга тәкъдим итәчәкләр: виртуаль предприятие ачарга, аның өчен җиһазлар сатып алырга, бәяләр билгеләү, пропагандалау һәм клиентлар сервисы турында уйларга кирәк булачак.
Һәр этап нәтиҗәләре буенча кире элемтә каралган – катнашучылар кайсы карарның иң нәтиҗәле булуын аңлый алачак.
«Акчаны дөрес куллана белү уңайлы тормыш өчен һәр кешенең төп күнекмәләрнең берсе булып кала. Реаль тормышка якын булган биремнәрне чишкәндә, катнашучылар үз бизнесларын ничек үстерергә, финанс максатларын ничек куярга, акча салуның нинди ысуллары бар икәнлеге турында күзаллау алалар», – дип уртаклашты Учи.ру мәгариф платформасының генераль директоры Илья Паршин.
Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә яки Учи.ру платформасының логины һәм пароле белән керергә кирәк. Олимпиада 31 нче мартта тәмамланачак. Катнашучылар һәм җиңүчеләр дипломнар, сертификатлар һәм грамоталар алачак, алар шәхси кабинетларында урнаштырылачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Чара Россия Банкы, Россия Финанс министрлыгы, Россия Икътисади үсеш министрлыгы ярдәмендә «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты бурычларына туры китереп үткәрелә. 2021 елда Олимпиадада 800 меңнән артык укучы катнашты, ә 2022 елда – 1,6 миллионнан артык.