Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.01.2021, 16:59

Казанда кар чистарту: махсус техника саны төнлә 2 тапкырга арттырылачак

Узган төнне шәһәрдә айлык явым-төшем нормасының өчтән бере яуды, чистарту эшләре көчәйтелгән режимда башкарыла.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы гыйнвар, Ксения Швецова). Узган төнне Казанда явым-төшемнең айлык нормасының өчтән бере яуды. Кар чистарту һәм чыгару тәүлек буе көчәйтелгән режимда алып барыла. Хәзерге вакытта юлларда 250 берәмлек эшли, төнлә юлларга кар чистарту машиналары 2 тапкырга күбрәк чыгачак, алар барлык төп магистральләрне чистарту эшләрен башкарачак.

Ел башыннан Татарстан башкаласында, ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, 24 мм явым-төшем яуган, бу айлык норманың 72%-ын тәшкил итә. Шуларның 20 ммы гыйнварның беренче 10 көнендә яуган, дип хәбәр итте башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев. «Төнлә 10 мм явым-төшем яуды, мондый мул кар юлның торышына тәэсир итми кала алмады. Хәзер юл хезмәтләре тарафыннан хәрәкәтне нормальләштерү өчен барлык кирәкле чаралар күрелә, – дип билгеләп үтте И.Куляжев. – Хәзерге вакытта 250 берәмлек чистарту техникасы эшли, ул кар валчыкларын себерү һәм бозлавыкка каршы материал белән эшкәртү белән шөгыльләнә. 350-гә якын эшче тротуарларны һәм тукталыш мәйданчыкларын чистарта».

Шундый күп кар явуга карамастан, хәзерге вакытта шәһәрдә барлык төп магистральләр һәм юллар чистартылган. Әмма юлларны махсуслаштырылган техника ярдәмендә чистарту буенча төп эш хәрәкәткә комачауламас өчен төнлә башланачак. Әйтик, алдагы төнне эштә тагын 500 берәмлек техника куллану планлаштырыла. Синоптиклар фаразлары буенча, якындагы тәүлектә кар яву тәмамланачак, һәм дүшәмбе иртәнгә, 11-нче гыйнварда, подрядчы оешмалар барлык юлларны норматив хәлгә китерә алачак. Юлларны төнлә җыештыруның сыйфатын башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров контрольдә тота.

Исегезгә төшерәбез, юлларны кардан чистартканда, беренче этапта юл хезмәтләре, катнаш юл машиналарын кулланып, юлларны бозлавыкка каршы материал белән эшкәртә, шуннан соң барлыкка килгән кар валчыкларын себерүгә керешә. Аннары юлчылар икенче чират операцияләргә – грейдерлар ярдәмендә кар өемнәре булдыруга күчә, аннары йөк төяү техникасын һәм үзбушаткычларны кулланып кар төяү һәм чыгару эшләре башкарыла.

Ишегалларында да эш актив бара – биредә төп игътибар ишегалларына һәм контейнер мәйданчыкларына юлларны кардан чистартуга бирелә. Бу коммуналь калдыкларны чыгару өчен чүп ташу машиналарын керү юллары белән тәэмин итү өчен кирәк, дип аңлатты Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Андрей Кутырев.

«Ишегалды территорияләрен төп җыештыру төнлә кар явып туктаганнан соң үткәреләчәк, – дип өстәде А.Кутырев. – Идарәче компанияләр бүген төнлә эшкә 2 мең дворник һәм 130 берәмлек махсус техника җәлеп итәргә планлаштыралар».

Төзекләндерү кагыйдәләре буенча, ишегалларын кардан чистартырга идарәче компанияләр һәм подрядчы оешмалар кар яуганнан соң алты сәгать эчендә тиеш, дип искәртте Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары.

Сезон башыннан бирле Казанда юллардан 170 мең тоннадан артык кар чыгарылган һәм 26 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы материал тотылган.

Фоторепортаж
Узган төндә Казанда айлык явым-төшем нормасының өчтән бер өлеше яуды
Видеорепортаж
10.01.2021 15:52
Узган төндә Казанда айлык явым-төшем нормасының өчтән бер өлеше яуды
Барлык яңалыклар