В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ел башыннан бирле киселгәннәре урынына шәһәрнең төрле районнарында 3711 төп яңа агач утыртылган.
Ел башыннан Казанның Административ-техник инспекция идарәсе контроленә киселгән агачлар урынына яшел үсентеләр утырту турында 133 күрсәтмә алынган.
Аларның 56-сының үтәлү срогы 2019 елның 31-нче октябрендә тәмамланды. Компенсацион яшелләндерү кысаларында Казанда 3711 агач, 58 куак, 48 мең кв. метрдан артык газон утыртылган. «Аккош күле» шәһәр урманы территориясендә 278 меңгә якын төрле яшел үсенте утыртылган.
Компенсация утыртуы турында күрсәтмәләрне үтәмәгән өчен 15 беркетмә төзелде
Административ йогынты чараларын кулланганнан соң 1595 агач һәм 2397 кв. м газон утыртылган. Хокук бозучылар арасында - «Казанские окна» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Смарт Медиа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Микрорайон М8» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «ЮИТ Казань» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм башкалар.