Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.04.2018, 15:56

Административ-техник инспекция идарәсе газонда машина калдырган автомобильчеләргә штраф салачак

Казан шәһәре Думасының XXV сессиясендә Казанны төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү расланды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче апрель, Екатерина Виславская). Бүген Казан шәһәре Думасының XXV сессиясендә Казанны төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү расланды. Карар нигезендә муниципалитет Административ-техник инспекция идарәсе хезмәткәрләренә яшел зоналарда – газон һәм балалар мәйданчыгында машина калдыру өчен административ хокук бозу турында беркетмә төзү хокукы бирде.

“Үзгәрешләр әлеге тармакның норматив-хокукый җайга салуны камилләштерү һәм әлеге документларны 2017 елда кертелгән үзгәрешләр белән тәңгәл китереп, федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле”, - дип аңлатты депутатларга Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Ирина Дябилкина.

Гади автомобильләр өчен штраф бәясе 2 мең сумнан 3,5 мең сумга кадәр сумманы тәшкил итәчәк, дәүләт вазифасындагы затлар өчен – 5 меңнән 20 меңгә кадәр, юридик затлар өчен – 50 меңнән 100 меңгә кадәр.

Казан шәһәре Думасының шәһәр төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча даими комиссия рәисе Эмиль Хөснетдинов сүзе буенча, шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү комиссия утырышында каралды, ә 21-нче мартта әлеге мәсьәлә Казанның Башкарма комитеты вәкилләре, депутатлар һәм казанлылар катнашындагы ачык тыңлауларда күтәрелде. “Административ-техник инспекция идарәсе хезмәткәрләре яшел зоналарда машина калдыручыларга штраф сала ала. Әлеге үзгәреш безнең машина йөртүчеләрне тәрбияләячәк һәм шәһәрдәге яшел зоналарны сакларга ярдәм итәчәк”, - диде ул.

Видеорепортаж
17.04.2018 12:48
Барлык яңалыклар

Административ-техник инспекция идарәсе газонда машина калдырган автомобильчеләргә штраф салачак

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче апрель, Екатерина Виславская). Бүген Казан шәһәре Думасының XXV сессиясендә Казанны төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү расланды. Карар нигезендә муниципалитет Административ-техник инспекция идарәсе хезмәткәрләренә яшел зоналарда – газон һәм балалар мәйданчыгында машина калдыру өчен административ хокук бозу турында беркетмә төзү хокукы бирде. </p> <p> “Үзгәрешләр әлеге тармакның норматив-хокукый җайга салуны камилләштерү һәм әлеге документларны 2017 елда кертелгән үзгәрешләр белән тәңгәл китереп, федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле”, - дип аңлатты депутатларга Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Ирина Дябилкина. </p> <p> Гади автомобильләр өчен штраф бәясе 2 мең сумнан 3,5 мең сумга кадәр сумманы тәшкил итәчәк, дәүләт вазифасындагы затлар өчен – 5 меңнән 20 меңгә кадәр, юридик затлар өчен – 50 меңнән 100 меңгә кадәр. </p> <p> Казан шәһәре Думасының шәһәр төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча даими комиссия рәисе Эмиль Хөснетдинов сүзе буенча, шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү комиссия утырышында каралды, ә 21-нче мартта әлеге мәсьәлә Казанның Башкарма комитеты вәкилләре, депутатлар һәм казанлылар катнашындагы ачык тыңлауларда күтәрелде. “Административ-техник инспекция идарәсе хезмәткәрләре яшел зоналарда машина калдыручыларга штраф сала ала. Әлеге үзгәреш безнең машина йөртүчеләрне тәрбияләячәк һәм шәһәрдәге яшел зоналарны сакларга ярдәм итәчәк”, - диде ул. </p>