Шалтыраткан билгесез кеше үзен банк хезмәткәре дип таныштырган.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
25 нче майда зыян күрүченең кесә телефонына таныш булмаган кеше шалтырата һәм үзен банк хезмәткәре дип таныштыра. Ул хатын-кызның банк картасына яңа телефон номеры беркетелүен җиткерә. Таныш булмаган шалтыратучы зыян күрүчегә бу мошенниклар булырга мөмкин, һәм, акча урлау очрагы килеп чыкмасын өчен, картаның счетын үзгәртергә кирәклеген әйтә. Аннары зыян күрүче белән сөйләшүне үзен банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштырган икенче кыз дәвам итә. Аның белән дә сөйләшкәч, хатын-кыз аңа ышана һәм, уникаль серсүзләрне әйтеп, барлык күрсәтмәләрне дә үти. Бераздан Казанда яшәүче әлеге ханым үз картасыннан җинаятьчеләр 840 мең сумнан артык акча күчерүен белеп ала.
Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 158 нче маддәсе 3 нче өлешенең «г» пунктында каралган (банк счетыннан акча урлау) җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Мошенниклык очраклары ешаюга бәйле рәвештә, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыкны игътибарлы булырга чакыра. Кәрәзле телефонга шалтыратучы һәм туганнары турында нинди дә булса мәгълүмат җиткерүче билгесез затларга ышанырга кирәкми.
Шулай ук банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмас өчен, счетның торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – аңа хезмәт күрсәтүче банк булуын истә тотарга кирәк.
Әгәр карта белән нинди дә булса операцияләр үткәрелсә, аны блокировкалау турында СМС-хәбәр килсә, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны, гадәттә, картаның арткы ягында күрсәтелә. СМС-хәбәрдә күрсәтелгән номерларга шалтыратып, хәбәр юлларга кирәкми, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.