Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.07.2021, 17:38

«Солнечный город» микрорайонында яшәүчеләр өчен өлкән һәм балалар сырхауханәләре филиаллары барлыкка киләчәк

Медицина учреждениеләре 8 меңгә якын өлкән кешегә һәм 7 меңнән артык балага хезмәт күрсәтәчәк.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июль, Камилә Гобәйдуллина). Сырхауханәнең берьюлы ике – өлкәннәр һәм балалар өчен филиалы –2021 ел ахырына кадәр Казанның Идел буе районында барлыкка киләчәк. Медицина учреждениеләрен ачу үтенече белән «Солнечный город». торак комплексында яшәүчеләр мөрәҗәгать иткән. Хәзер объектларда төзелеш-монтаж эшләре бара. «Бинаның озак вакыт буш тормавы мөһим. Эшне төзүчеләр үз өлешләрен тәмамларлык итеп оештырырга кирәк, ә без һәм белгечләр шунда ук үз эшебезгә керешәчәкбез. Ул чакта без халыкның үтенечләрен ишеткән дип төгәл саный алабыз», – диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров булачак медицина учреждениеләрен йөреп чыккан вакытта.

18-нче номерлы шәһәр өлкәннәр сырхауханәсе филиалы Г.Ахунов урамы, 16а адресы буенча урнашкан булачак. Медицина учреждениесенең баш табибы Резидә Мансурова хәбәр иткәнчә, бу микрорайонда поликлиника бик кирәк. Табибларга ярдәм сорап 8 меңнән артык кеше мөрәҗәгать итәр дип планлаштырыла. «Алга таба да филиалга шулай ук «Лесной городок» халкын да беркетергә телиләр. Теләүчеләр бик күп. Мирный бистәсендәге 3-нче номерлы поликлиникага түгел, ә безгә килү җиңелрәк булачак. Алар инде хәзер дә безгә, 18-нче номерлы сырхауханәгә мөрәҗәгать итә», – дип билгеләде ул.

Р.Мансурова сүзләренә караганда, бинада 2 терапия кабинеты, фильтр-кабинет, ЭКГ, УЗИ, стоматолог, процедура һәм прививка бүлмәләре урнашачак. Тар белгечләр поликлиникага билгеле бер график буенча киләчәк. Учреждениедә профилактик эш үткәреләчәк һәм бөтен беренчел медицина ярдәме, диспансеризация тулы күләмдә күрсәтеләчәк.

«Без җиһазларга заказ бирдек. Исемлек республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында карала. Әлбәттә, эшне тизрәк башларга теләр идек. Бәлки, ниндидер җиһазларны төп участоктан күчерә алырбыз. Объектны тапшыргач та, без кыска вакыт эчендә эшкә керешә, ә аннары инде әкренләп аны бөтен кирәк-ярак белән тулыландыра алачакбыз дип уйлыйбыз», – дигән планнары белән уртаклашты баш табиб.

Объектны 11-нче номерлы балалар поликлиникасы филиалы белән бер үк вакытта тапшырырга планлаштыралар, ул Б.Урманче урамы, 5 адресы буенча ачылачак. Ул 18 яшькә кадәрге 7,2 меңнән артык пациентны кабул итәчәк. Учреждениедә медицина ярдәмен «Солнечный город» халкы гына түгел, якын-тирәдәге башка комплекслар – «Лесной городок» һәм «Соловьиная роща» да ала алачак.

«Өлкәннәр поликлиникасы буенча без булган ихтыяҗны локальләштерсәк, балалар ихтыяҗы буенча ул әле калачак. Без бары тик 2/3 ихтыяҗны гына кисеп алабыз. Филиал проблеманы тулысынча хәл итмәячәк, әмма вәзгыять сизелерлек яхшырачак, – дип билгеләп үтте Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров.

Балалар медицина учреждениесендә сменалап 6 участок эшләячәк. Хәзер «Солнечный город» микрорайонындагы балаларга хезмәт Павлюхин һәм Карбышев урамнарындагы филиалларда күрсәтелә – шулай итеп, Б.Урманче урамындагы яңа поликлиника микрорайон халкына якынрак урнашачак. 11-нче номерлы балалар поликлиникасының баш табибы Анжелика Бригаднова сүзләренчә, яңа филиалда 3 педиатрия, прививка һәм процедура, фильтр кабинетлары эшләячәк. «Фильтр балалар учреждениесе өчен бик кирәк. Бездә бинага керү өчен 2 урын бар: «чиста» һәм йогышлы пациентлар өчен зур булмаган көтү залы», – дип аңлатты ул. Моннан тыш, поликлиникада балаларны ашату өчен махсус бүлмә ачылачак, анда микродулкынлы мич, кулер урнаштырылачак һәм өстәл куелачак.

Р.Гафаров учреждениедә балалар өчен уен бүлмәсе булдырырга тәкъдим итте. «Әйдәгез, диварга беркетелә торган балалар-үстерү җиһазлары ярдәмендә мәсьәләне хәл итәргә тырышып карыйк. Моның өчен аерым бина кирәкми, ләкин көтү вакытында бала нәрсә белән дә булса шөгыльләнер һәм әнисе күз алдында булыр», – дип билгеләде Башкарма комитет җитәкчесе.

«Солнечный город»та медицина учреждениесен микрорайонда яшәүчеләрнең инициатив төркеме вәкилләре килеп карап китте инде. Аларга сырхауханәләрнең ничек күренәчәген күрсәттеләр – казанлылар проектлардан канәгать калды. Билгеләп үтик, төсләр һәм дизайнер карарлары буенча ике бина да ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы стандартларына туры киләчәк. Балалар поликлиникасы өчен күбесенчә аксыл көрән һәм кызгылт сары тоннар кулланылачак, өлкәннәр өчен – көрән һәм яшькелт тоннар.

Фоторепортаж
Рөстәм Гафаров «Солнечный город» торак комплексында ике сырхауханәнең булачак филиаллары биналарында булды
Видеорепортаж
29.07.2021 13:50
Р.Гафаров Г.Ахунов һәм Б.Урманче урамнарындагы сырхауханәләрдә ремонт эшләренең барышын бәяләде
Барлык яңалыклар