В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәзер каты коммуналь калдыкларны алып чыгу һәм бу хезмәт өчен түләү, шулай ук контейнер мәйданчыкларын төзекләндерү буенча Татарстан халкының гаризалары кабул ителә.
Фото: Денис Гордийко
«Каты коммуналь калдыкларны чыгару» категориясендә республика халкы каты коммуналь калдыклар контейнерларының тулуы, каты коммуналь калдыкларны вакытында чыгармау яки чыгару графигын бозу турында хәбәрнамәләр урнаштыра ала.
«Контейнер мәйданчыкларын төзекләндерү» категориясендә контейнерлар булмау яки җитмәү, контейнер мәйданчыкларын булдыру яисә җыештыру кирәклеге, СанПиН нормаларына чүп контейнерлары торышының туры килмәве турында хәбәрләр кабул ителә.
Бердәм тариф формалаштыру мәсьәләләре буенча гаризаларны, дөрес исәпләү һ.б. буенча калдыруны халык «Каты коммуналь калдыкларны чыгару хезмәтләре өчен түләү» категориясендә калдыра ала.
Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы өч категориянең модераторы булып тора. Яңа категорияләр буенча гариза төзегәндә төгәл адрес күрсәтү мөһим.
Исегезгә төшерәбез, «Халык контроле» системасы Татарстанда 2012 елдан бирле эшли. Аның уникаль кулланучылары 28 мең кеше. Уртача көнгә системага халыктан 300-гә якын гариза кабул ителә. Агымдагы елның 9 аенда системага 60 мең мөрәҗәгать бирелгән, 250 меңнән артык комментарий алынган һәм 26,5 мең тирәсе бәя бирелгән, дип хәбәр итә ТР Дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте.