В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аларның берсендә дә коронавирус ачыкланмаган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы апрель). 16-нчы апрельдә Казанга Таиландтан килгән туристлар өйләренә кайта алачак. Әлеге вакыт эчендә алар «Ливадия» шифаханәсендә карантинда булдылар. Берсендә дә коронавирус ачыкланмады, дип хәбәр итте бүген ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары - ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков коронавирус таралуга каршы тору буенча штаб утырышында. Штабны Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин үткәрде.
В.Жаворонков хәбәр иткәнчә, Татарстанда бер көндә коронавирус инфекциясе йоктырган 71 кеше ачыкланган. Ул билгеләп үткәнчә, табиблар катлаулы авыруларның хәлен җиңеләйтә алган. Тулаем алганда, Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы сүзләренә караганда, медицина учреждениеләрендә хәлләр тотрыклы. Шул ук вакытта ул, ачыкланган инфекция очракларына бәйле рәвештә, кешеләр үзизоляциядә торуларын дәвам итәргә тиеш дип ассызыклады.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Александр Мищихин узган көн эчендә үзизоляция режимын бозган өчен дисциплинар җаваплылыкка 262 кеше җәлеп ителүен хәбәр итте. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре элеккечә шһәәргә керү юлларында бөтен транспортны, шәһәр урамнарын күзәтә.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рөстәм Гафаров ТР Президенты карары белән алты категория гаиләләргә биреләчәк 4 мең азык-төлек җыелмасының беренче партиясенең китерелүе турында сөйләде. Азык-төлекне бирүгә инде керешкәннәр.
Тагын 25 «Яхшылык тартмасы»н KazanExpress компаниясеннән район администрацияләренә мөрәҗәгать иткән мохтаҗларга китерелгән. Моннан тыш, мохтаҗларга ярдәм итүгә «Мега» һәм ИКЕА да кушылган.
Кичә 063 кайнар линиясе буенча волонтерлар өлкән яшьтәге кешеләрдән азык-төлек һәм дарулар китерү өчен 113 гариза кабул иткән, аларның барысы да диярлек үтәлгән.
Балалар бакчаларындагы кизү төркемнәрдә бүгенге көндә 996 бала бар.
Штаб эшендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары һәм район администрацияләре башлыклары катнашты.