Кичәнең хедлайнеры - башкаручы Александр Иванов һәм «Рондо» төркеме.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы август, Алинә Бережная). Бүген «Казан» Гаилә үзәге янында Шәһәр көнен һәм Республика көнен зур бәйрәм концерты белән билгеләп үттеләр. Бәйрәмдә танылган башкаручылар чыгыш ясады: Казан егетләре, Лэйна, Feduk, Pompeya һәм «Рондо» төркемнәре, шулай ук «Безнең команда тавышы – Безнең ишегалды тавышы» дигән халык караокесы конкурсында җиңүчеләр. Бәйрәмнең финал аккорды матур салют булды.
«Искиткеч концерт, бәйрәм атмосферасы, барысы да күңел ачалар, ял итәләр, чып-чын халык бәйрәме!» - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты казанлы Ришат Галәветдинов.
Сәхнәгә тамашачылар алкышлары астында бер-бер артлы Татарстан һәм Россия артистлары чыкты. Кичәнең хедлайнеры - башкаручы Александр Иванов һәм «Рондо» төркеме.
Бу бәйрәм кичәсендә «Безнең команданың тавышы – Безнең ишегалды тавышы» дигән халык караоке җиңүчеләре – Арманд Андосов, Маргарита Гыймранова, Вячеслав Убанкин, Миләүшә Әлмиева үзләрен чын йолдызлар итеп тойдылар. Әле кичә генә алар Казан районнары ишегалларындагы импровизацияләнгән сәхнәләрдә чыгыш ясадылар, ә бүген мең кешелек аудитория аларны алкышларга күмде. Исегезгә төшерәбез, конкурс шәһәрнең барлык районнарында 27 мәйданчыкта өч яшь төркеме буенча үткәрелде: 6-дан 12 яшькә кадәр, 12-дән 18 яшькә кадәр һәм 18 яшьтән өлкәнрәкләр. Конкурсантларның вокал сәләтләрен профессиональ жюри бәяләде.
Шәһәр һәм Республика Көнен бәйрәм итүнең финал аккорды Казансу акваториясе өстендәге матур салют булды. Төрле төстәге утлар йолдызлы күкне бизәделәр.