Мундиаль ачылу тантанасын һәм Россия белән Согуд Гарәбстаны арасындагы беренче матчны карарга шәһәрлеләр һәм җанатарлар җыелды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче июнь). Татарстан башкаласында “Казан” Гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта FIFA Җанатарлар фестивале – “Казан Арена” стадионыннан тыш футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын карау өчен бердән-бер рәсми мәйданчык ачылды. ДЧ беренче көнендә биредә Казанда яшәүчеләр, шәһәр кунаклары, футбол яратучылар, җанатарлар, шул исәптән чит ил тамашачылары да җыелды. Фестивальгә стартны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бирде. Бәйрәмдә шулай ук “Рубинның” экс-футболчылары Гекдениз Карадениз һәм Сергей Рыжиков катнашты.
Фестиваль ачылышы алдыннан республика Президенты мәйданчыкны карап чыкты. Күпчелек кунакларның игътибары футбол кыры һәм туп ярым сферасы формасында ясалган зур чәк-чәккә юнәлгән иде. Татар милли сыеның авырлыгы 4026,4 кг булды һәм Россия Рекордлар китабы экспертлары тарафыннан дөньяда иң зур чәк-чәк дип табылды. Россиянең Рекордлар китабы эксперты Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты җитәкчесе Гүзәл Ананьевага яңа рекорд теркәлү турында таныклык тапшырды.
Чәк-чәкне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, футболчылар Сергей Рыжиков һәм Гекдениз Карадениз, “Рубин” футбол клубының баш тренеры Корбан Бердыев, легендар пешекче, татар кулинариясе турындагы китап авторы Юныс Әхмәтҗановның кызы Фәридә Давыдова, кулинар осталык бәйгеләрендә җиңүче Михаил Кузнецов кисте. Чәк-чәкне бәйрәмдә катнашучылар авыз итә алды. Моннан кала, чәк-чәк республиканың социаль учреждениеләренә озатылды.
Фестиваль мәйданчыгында “Welcome to Kazan! Добро пожаловать в Россию!” театрлаштырылган тамаша күрсәтелде. Анда Казанның, Татарстанның һәм Россиянең гореф-гадәтләре һәм илнең спорт мирасы турында сөйләделәр. Сәхнәдә Казанның һәм республиканың иҗат коллективлары чыгыш ясады: ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, ТР Дәүләт камера хоры, “Казан” бию ансамбле, Drum Time барабан тамашасы, Action Man Crew брейк-командасы, “Шарм” шоу театры, “Мгновение” бию театры, “Дорога из города” бию театры, “Кристалл” шоу-балеты, “Версия” триосы, шулай ук вокалистлар Алина Шәрипҗанова, Радик Сәлимов, Роман Плеханов, MC ZALI, Артур Хәйрулин, Максим Прохоров, Диләрә Ваһапова һәм “Мураками” төркеме.
Фестивальгә стартны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бирде. “Бүген без әлеге мәйданда футбол буенча дөнья чемпионатын ачу көнендә җыелдык. Без мондый чемпионатны безнең башкалада да кабул итүебезгә бик горурланабыз”, - диде республика башлыгы. Ул искәртеп үткәнчә, бүген Россия һәм Согуд Гарәбстаны арасындагы беренче уен Мәскәүдә уза, ә ике көннән Казанда Австралия – Франция матчы булачак. “Әлеге мәйдан махсус безнең җанатарлар, кунаклар өчен әзерләнде. Сезгә матур уен, вакытыгызны яхшы уздыруыгзны, Казанның сезгә ошавын телим”, - диде Р.Миңнеханов.
Кунакларны шулай ук футболчылар Гекдениз Карадениз һәм Сергей Рыжиков сәламләделәр. “Ниһаять, бәйрәм шушы зур футбол бәйрәме килеп җитте. Үз командаларыгыз өчен җан атыгыз! Без үз җыелмабыз өчен җан атабыз! Без бердәм булганда, безне җиңеп булмый! Россия алга!”, - диде Сергей Рыжиков.
Сәламләү сүзләреннән соң сәхнәгә чемпионат символы – бүре Забивака чыкты. Футболчылар белән бергә ул тамашачыларга зур тутырылган туплар җибәрде.
Ачылу тантанасыннан соң фестиаль мәйданчыгында урнаштырылган зур экран аркылы Мәскәүдә мундиаль ачылу тантанасы тапшырылды. Анда танылган җырчы Робби Уильямс һәм танылган опера җырчысы, Вена Дәүләт операсының солисты Аида Гарифуллина катнашалар. Тантанадан соң “Лужники” стадионында үткән Россия һәм Согуд Гарәбстаны арасындагы беренче матч тапшырылачак.
Билгеләп үтәргә кирәк, җанатарлар фенстивале көн саен, 29 июнь, 5, 8, 9, 12, 13 июль көннәреннән кала, көн дә эшләячәк. Ул чемпионатның соңгы уены көнне, ягъни 15 июльдә ябыла. Бер үк вакытта мәйданга 25 мең кеше сыя. Уен көннәрендә мәйданчыкка керү түләүсез – билет та, җанатар паспорты да кирәк булмаячак. Кунакларга һәм җанатарларга 220 волонтер ярдәм итәчәк.
Биредә җанатарлар чемпионатның рәсми символикасы төшерелгән продукция һәм милли сувенирлар ала, FIFA партнерлары һәм спонсорлары павильоннарында була ала. Мәйданчыкта кунаклар фаст-фуд белән тамак ялгап ала, татар милли ашларын авыз итә ала. Төп ресторанда тамашачыларга интернациональ кухня һәм Татарстан халыкларының милли ашлары тәкъдим ителәчәк. Шулай ук “Хәләл” категориясе һәм вегетариан кухнясы тәкъдим ителәчәк.