В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
8 нче һәм 9 нчы сентябрьдә нон-стоп рәвештә мәйданчыкта сигез илдән 150 артист чыгыш ясаячак
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче сентябрь). «Казан» гаилә үзәгендә 90,5 тонна авырлыктагы 8 мең элементтан икеле сәхнә җыялар. 8 нче һәм 9 нчы сентябрьдә мәйданчыкта «СоТворение» халыкара музыкаль фестивале ачылачак. Ике көн Казан халкы һәм шәһәр кунаклары алдында сигез илдән 150 артист нон-стоп рәвештә чыгыш ясаячак.
Тамашачылар дөньяның төрле почмакларыннан килгән музыкаль юнәлешләр белән (Һиндстан фольклорыннан һәм рус рогыннан алып Кытай реггисына кадәр) 16 сәгать дәвамында танышачаклар. Фестивальдә катнашуларын «Кино» рок-төркеме, Петр Налич, The Hatters, Therr Maitz, Антоха МС, Найк Борзов, OYME, Россиядән «Космонавтов нет» рок-төркеме раслады. Шулай ук сәхнәгә Малидан музыкант Vieux Farka Tour, Бразилия джаз-фанк музыканты João Selva, Һиндстаннан Rehmat-e-Nusrat фольклор коллективы, афро-соул башкаручы Nomfusi, Армениядән дудукист һәм композитор Дживан Гаспарян һәм башкалар чыгачак.
Мәсәлән, «Евровидение» конкурсында катнашучы Петр Налич оркестр белән чыгыш ясаячак. Моннан тыш, ул музыка белгече һәм музыка тәнкыйтьчесе буларак фестиваль юнәлешләре турында сөйләячәк һәм артистларны тәкъдим итәчәк.
Фестиваль өчен татар телендә махсус музыкаль өлеш тә әзерләделәр. Яңа программаны Артур Исламов тәкъдим итәчәк. Шулай ук Казан «The Road» рок мәктәбендә тәрбияләнүчеләр чыгыш ясаячак. Фестивальне Валерий Марьянов һәм Гөлназ Сәфәрова алып барачак. Тулырак түбәндәге сылтама буенча белергә була.
Казанда беренче тапкыр фестиваль өчен икеле сәхнә җыячаклар, шулай ук уникаль яктылык һәм тавыш җиһазлары куелачак – ул тулысынча бәйрәм рухын тоярга мөмкинлек бирәчәк. Фестивальгә барлыгы 100 кеше җәлеп ителәчәк, алар сәхнә, яктылык, тавыш һәм сак өчен җавап бирәчәк. Шулай ук 1 МВт энергия генераторлар да каралган.
«СоТворение» фестиваленең Казанда һәм бөтен Россиядә бу елның иң якты мәдәни вакыйгаларының берсе булырга барлык шанслары да бар. Музыкаль стильләрнең киң колачы төрле илләрдән һәм мәдәниятләрдән булган музыка яратучыларга сәнгатькә һәм музыкага карата уртак мәхәббәт тирәсендә берләшергә мөмкинлек бирәчәк.
«СоТворение» 14:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе.
Исегезгә төшерәбез, фестивальне оештыру мөмкинлеге Казан Мэриясенең «Туризмны үстерү» дәүләт программасы кысаларында «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты буенча федераль субсидия алу конкурсында җиңүе аркасында барлыкка килде. Фестиваль өчен фирма стиле эшләнгән, аның нигезе итеп лалә алынган: ул уяну һәм яңару чәчәге, татар мәдәниятендә билгеле символ булып тора.