Территориядә яктырткычлар һәм брусчатка яңартыла
Фото: тышкы төзекләндерү комитеты
Хәзер брусчатканы демонтажлау белән шөгыльләнәләр, яңа өслек 6 мең кв. метрдан артык мәйданда салыначак. Җәяүлеләр юллары буйлап 13 урна һәм 20 эскәмия урнаштыру планлаштырыла. Яктырту тулысынча яңартылачак – 100 дән артык яктырткыч һәм 50 прожектор тоташтырылачак. Эшчеләр иске баганаларны яңаларына алыштыра.
Шулай ук белгечләр «Кремль» метро станциясенә керү урынына кадәр ике баскычны ремонтлаячак. Планда – мәйданы 35,3 кв.м булган бәдрәф модулен реконструкцияләү. Анда хәрәкәте чикле кешеләр өчен аерым бүлмә, хатын-кызлар һәм ир-атлар блогы, техник бүлмә каралган. Бүгенге көндә каркас урнаштырылган, аны тышлау эшләре бара.
Моннан тыш, эшчеләр туфракны яшелләндерүгә әзерли. Казан Кремле диварлары янында 31 мең кв.м мәйданда рулонлы газон җәеләчәк, 4 меңгә якын куак утыртылачак, территорияне яңа күпьеллык үсемлекләр бизәячәк. Автомат рәвештә су сибү системасы ремонтлана – ул якынча 28 мең кв.м мәйданда урнашкан, дип хәбәр иттеләр тышкы төзекләндерү комитетында.
Эшләр БРИКС саммитына әзерлек кысаларында башкарыла. Чара ТР башкаласында октябрь аенда узачак, ә инде июнь аенда шәһәр БРИКС уеннарын кабул итәчәк.