Композицияне төзегәндә берьеллык петуния кулланылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче июнь, Алинә Бережная). Бүген Казан Кремле диварлары янындагы яшел чирәмлектә 15 күләмле 1, 1,5 һәм 2 метрлы диаметрлы шарлар рәвешендәге чәчәк композициясе урнаштырылды.
Композицияне төзегәндә берьеллык петуния кулланылган. Чәчәкләр скульптурасы төнге вакытта светодиод гирлянда белән яктыртылачак. Композициянең идеясе – шәһәрнең чәчәккә күмелгән киләчәге, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.
Исегезгә төшерәбез, быел Казанны 11 яңа күләмле чәчәк композициясе бизәячәк, алар арасында Меңьеллык мәданындагы WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты талисманнары Алмаз һәм Алтын, Елга порты вокзалы бинасы каршындагы «Тынычлык синең кулда», Универсиада авылы янындагы «Йөрәкләр», Н.Ершов урамы буенча урнашкан чәчәк түтәлләре һәм шарлар бар.