В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республикада җәмәгать урыннарында халыкны вакцинацияләү тәмамлана.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче октябрь, Алена Мирошниченко). Татарстанда җәмәгать урыннарында халыкны грипптан вакцинацияләү тәмамлана. Метро станцияләре янында һәм сәүдә үзәкләрендә 12062 кеше прививка ясаткан. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте.
Бүгенге көндә Татарстанда өлкәннәр өчен грипптан вакцинаның 97,4%-ы һәм балалар өчен 90,8%-ы сарыф ителгән. Билгеләп үтик, беренче партия гомуми санның 30%ын тәшкил итә, республикада яңа вакцина килүен көтәләр. Теләгән һәркем яшәү урыны буенча поликлиникаларда ясата алачак.
Исегезгә төшерәбез, грипптан көн саен 8.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр вакцинацияләнергә мөмкин. Прививканы 3-нче октябрьгә кадәр «Авиатөзелеш», «Яшьлек», «Кәҗә бистәсе», «Тукай мәйданы», «Сукно бистәсе», «Әмәт», «Җиңү проспекты» һәм «Дубравная» метро станцияләреннән чыгу юлында ясатырга була. Вакцинация ясату өчен үзең белән медицина битлеге, паспорт яки шәхесне раслаучы башка документ булырга тиеш. Прививка алдыннан табиблар тән температурасын үлчиләр һәм сәламәтлек торышын тикшерәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, Казанда бу сезонда халыкның 60%-ына яки 754 меңнән артык кешегә,шул исәптән, 202 мең 530 балага һәм 551 мең 905 өлкән кешегә грипптан вакцина ясау планлаштырыла.