В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге электричка өчен ВЧД тукталышы гамәлдән чыгарыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июнь). 21-нче июньнән 6301-нче номерлы Казан-Зөя юнәлешендәге шәһәр яны поездының яңа тукталыш пункты - Обсерватория ачылачак. Әлеге электричка өчен ВЧД тукталышы гамәлдән чыгарыла.
Казан станциясеннән шәһәр яны поезды 6.37 сәгатьтә китә. Алга таба электричка түбәндәге тукталыш пунктлары аша узачак: Бишбалта бистәсе (6.41-6.42), Яңа Аракчино (6.50-6.51), Юдино В. (6.54-6.55), Юдино Ц. (6.58-6.59), Займище (7.04-7.05), Обсерватория (7.08-7.09), 773 км (7.12-7.13), Васильево (7.19-7.20), 766 км (7.23-7.24), Атлашкино (7.26-7.27), Яшел Үзән (7.33-7.34), Волга (7.37-7-38), 753 км (7.42-7.43). Зөя станциясенә 7.46 сәгатьтә килеп җитәчәк, дип хәбәр итә «Содружество» акционерлык җәмгыяте.
Шәһәр яны поездлары җәдвәле турында тулырак мәгълүматны тәүлек буе эшли торган +7(937)625-04-33 телефоныннан һәм сайттан алырга мөмкин.