В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Атлашкино станциясендә өстәмә тукталыш барлыкка киләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче март). 30-нчы марттан алып Казан - Зөя юнәлешендә хәрәкәт итүче 6301-нче шәһәр яны поездының Атлашкино станциясендә өстәмә тукталышы барлыкка киләчәк.
Поезд Казан станциясеннән 06.37 сәгатьтә китәчәк, Атлашкино станциясендә тукталыш 07.26-07.27 сәгатьтә туктаячак, Зөя станциясенә 07.46 сәгатьтә килеп җитәр дип планлаштырыла.
Шул ук вакытта әлеге поезд өчен Иске Аракчино тукталышы туктатыла, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
«Содружество» акционерлык җәмгыятенең шәһәр яны поездларының хәрәкәт җәдвәле турында мәгълүматны +7(937)625-04-33 (тәүлек буе) телефоны буенча, «Содружество» акционерлык җәмгыяте сайтында һәм «Пригород» мобиль кушымтасында алырга мөмкин.