Бу алдагы Яз һәм Хезмәт бәйрәме һәм Җиңү көне белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
1 нче һәм 9 нчы май республика почта бүлекчәләре өчен ял көннәре булачак. Бу көннәрдә почтальоннар хатлар һәм вакытлы матбугат таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар ТР буенча социаль фонд бүлеге белән килешенгән график буенча китерәчәк.
2 нче майдан 7 нче майга кадәр Татарстан почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк, ә 8 нче майда «Россия почтасы» филиалларында халыкны якшәмбе графигы буенча кабул итәчәкләр, дип хәбәр итә компаниянең матбугат хезмәте.
Конкрет бүлекчәнең эш графигын белергә яки иң якын ачык офисны сайтта яки «Россия Почтасы» мобиль кушымтасында табарга мөмкин.