В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Комплекс территориясендә уку сыйныфлары, социаль ашханә, хәләл продукция кибете урнаштыру планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче гыйнвар). Казанның Совет районындагы «Гаилә» мәчете территориясендә мәдәни-агарту үзәге төзеләчәк, анда уку сыйныфлары, социаль ашханә, хәләл продукция кибете һәм конференц-зал керәчәк.
«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сөйләвенчә, ел саен мәчеттә Ислам тарихы буенча уку курсларын 400-гә якын кеше уза, иң кечкенә укучыга – 3 яшь, иң өлкәненә - 90 яшь. «Укырга теләүчеләр күп, әмма мәчеттә уку сыйныфлары җитми, шуңа күрә өстәмә үзәк төзү турында карар кабул ителде», - дип аңлатты Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.
Үзәк төзелешен бу елның көзенә тәмамлау планлаштырыла.