Яңа туган балалар әниләре белән бергә гомуми вольерда яши.
Фото: «Замбези елгасы» зооботаника бакчасы матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче май). Казанның «Замбези елгасы» зооботаника бакчасында чираттагы арту булды – мәчесыман лемурларның игезәк балалары туды. Сабыйлар 11 нче апрельдә дөньяга килгән, бүген аларга бер ай. Табигатьтә мәчесыман лемурлар игезәкләрне сирәк китерә, дип билгеләп үттеләр зооботаника бакчасы матбугат хезмәтендә.
Яңа туган балалар Марта исемле әниләре белән бергә гомуми вольерда яши, аларны зоопаркка килүчеләр дә күрә ала. Лемурлар ана сөте белән туклана, ә Марта үзе бик күп җиләк-җимеш – алма, банан, виноград, шулай ук кипкән җиләк-җимеш һәм чикләвек ашый.
Сабыйларның җенесен әлегә билгеләү мөмкин түгел, алар әниләренең өстеннән төшми, аның корсагына һәм аркасына асылынып йөри – бу яңа туган лемурлар өчен гадәти хәл.
Әйтергә кирәк, болар Мартаның беренче генә балалары түгел. Узган ел ул беренче тапкыр әни булды. Хәзер зоопаркта 8 мәчесыман лемур яши.