В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яңа график техник сәбәпләр аркасында кертелде
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче октябрь). Октябрь башыннан техник сәбәпләр аркасында Казан – Йошкар-Ола һәм Канаш – Казан шәһәр яны поездларының расписаниесе үзгәрде, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.
Мәсәлән, 6383 нче Казан – Йошкар-Ола электричкасы 14:00 сәгатьтә (18 минут алданрак) китә һәм станциягә 16:40 сәгатьтә килә.
6102 нче Канаш – Казан поезды 8:16 да китә, ә Татарстан башкаласына состав 11:03 тә (җиде минут алданрак) килеп җитәчәк.
Барлык маршрутлар буенча тулы мәгълүматны сайтта һәм «Россия тимер юллары пассажирларга» мобиль кушымтасында, тәүлек әйләнәсе +7(937)625-04-33 телефоны буенча белергә мөмкин.