В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Беренче тапкыр кайнар ашларны яңа локациядә 3-нче октябрьдә 11.30 сәгатьтә өләшәчәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы сентябрь). Казанның Киров районындагы Петров паркында «Добрый фудтрак»ның кайнар ризык тарату буенча яңа урыны ачылачак. Проект ярдәмендә йортсыз кешеләр һәм мохтаҗлар кайнар ризык, медицина һәм юридик ярдәм ала алачак.
Беренче тапкыр кайнар ашларны яңа локациядә 3-нче октябрьдә 11.30 сәгатьтә өләшәчәкләр. «Проект бик популяр, шуңа бәйле рәвшетә бездә «Добрый фудтрак» өчен яңа нокта ачу ихтыяҗы барлыкка килде. Кичә, әйтик, 50 порция ризык тараттык, һәм безгә җитмәде дә – тагын теләүчеләр килде, – дип сөйләде проект кураторы Анастасия Суханова. - Петров паркы халык күп яши торган районда урнашкан, шуңа күрә без нәкъ менә аны сайладык. Өлкән буын вәкилләрен, пенсионерларны кайнар аш белән күбрәк тукландыра алсак иде».
Шәһәрдә «Добрый фудтрак»ның барлыгы өч локациясе бар, анда авыр тормыш хәлендә калган кешеләрнең кайнар төшке аш алу мөмкинлекләре бар. Мисал өчен, фудтрак Борһан Шаһиди урамы буенча урнашкан сквердан ерак түгел урнашкан парковкада дүшәмбе көнне – 13.30 сәгатьтә, чәршәмбе көнне – 10.30 сәгатьтә, пәнҗешәмбе көне – 14.00 сәгатьтә, җомга көнне – 9.30 сәгатьтә һәм шимбә көнне 14.00 сәгатьтә туктала. Сишәмбе көнне 14.30 сәгатьтә фудтрак ветераннар йортына килә.
Петров паркындагы яңа локация әлегә җәдвәлдә расланмаган - оештыручылар сүзләренә караганда, беренче чарада әлеге ноктага ни дәрәҗәдә ихтыяҗ булуын тикшерү һәм чара үткәрү өчен кулай вакытны билгеләү планлаштырыла. Мәгълүматның яңартылуын социаль челтәрләрдә һәм «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешма сайтында күзәтеп торырга мөмкин.
Шәһәрлеләрне проектка кушылырга һәм аңа волонтерлар сыйфатында кушылырга чакыралар. Моның өчен гариза тутырырга яисә «Добрый фудтрак» локацияләренең берсенә килергә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, Проект Казанда 2017 елның ноябрендә старт алды. Узган ел кайнар ашлы фудтракка бушлай медицина һәм юридик ярдәм күрсәтелә торган микроавтобус та кушылды.