В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республикада яңа коронавирус инфекциясеннән өченче үлем очрагы теркәлде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче май). Татарстанда коронавирус инфекциясе тагын 71 кешедә ачыкланган. Аларның 19-ы хастаханәгә озатылган, авыруы симптомсыз яки җиңел формада уза торган 52 кеше өйдә дәвалана.
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча республика оператив штабында хәбәр итүләренчә, 2 очрак читтән кергән, калганнары инфекциялеләр белән элемтәдән соң авырый башлаган.
Авыручылар арасында 10 балигъ булмаган бала бар. 12 кеше - 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 23 кеше - 30-дан 50 яшькә кадәр, 10 кеше - 50-дән 60 яшькә кадәр, 6-шар кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр һәм 70-тән 80-гә кадәр, 3 кеше - 80 яшьтән 90 яшькә кадәр, 1 кеше - 90 яшьтән өлкәнрәк.
34 кеше - Казанда, 9 кеше - Яр Чаллыда, 7 кеше - Түбән Кама районында, 3-әр кеше - Буа һәм Яшел Үзән районнарында, 2-шәр кеше - Арча, Балтач, Чүпрәле, Лаеш, Тукай районнарында, 1-әр кеше - Әлмәт, Биектау, Алабуга, Кукмара, Лениногорск районнарында.
Татарстанда 3-нче майга барлыгы 1031 СОVID-19 авыруы очрагы теркәлгән. 130 кеше, шул исәптән бүген 15 кеше сәламәтләнгән, шулардан Казанда - 6 кеше, Питрәч районында - 3 кеше, 2-се - Яшел Үзән районында һәм берәр кеше - Аксубай, Баулы, Биектау һәм Лаеш районнарында. 898 авыру стационарларда һәм амбулатор рәвештә табиблар күзәтүе астында тора. 5 пациент авыр хәлдә ясалма вентиляцияләү аппаратларына тоташтырылган.
Моннан тыш, республикада өченче үлем очрагы теркәлгән - 3-нче майда Республика клиник хастаханәсендә 1944 елгы Казан кешесе вафат булды.
Хәзерге вакытта медицина күзәтүе астында 1861 кеше бар. 23 мең 303 кеше медицина күзәтчелегеннән алынган.
Тәүлек эчендә коронавируска тикшеренү максатыннан 2339 тест үткәрелгән. Тикшеренүләр башыннан бирле республикада 56 мең 236 тест үткәрелгән.
Россиядә бер тәүлек эчендә COVID-19 авыруының 9623 очрагы расланды, шул рәвешле илдә очраклар саны 124 мең 54-кә җитте. 15 мең 13 кеше сәламәтләнгән, 1222 кеше үлгән.