Бер тәүлек эчендә Татарстанда COVID-19 белән авыруның барлыгы 75 яңа очрагы расланды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче май). Татарстанда коронавирус белән авыруның 75 яңа очрагы расланды. 27 кеше хастаханәгә озатылды, 48 кеше өйдә дәвалана - аларның авыруы симптомсыз яки җиңел формада уза.
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча республика оператив штабында хәбәр итүләренчә, ике очрак читтән алып керелгән, 73 кеше йогышлы авырулар белән элемтәдән соң авырый.
Авыручылар арасында дүрт балигъ булмаган бала бар. 14 кеше - 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 24 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 16 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 9 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 5 кеше - 70 яшьтән 80 яшькә кадәр, 3 кеше - 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
Авыручыларның күпчелеге - 63 кеше - Казанда яши. 5 кеше - Апас районында, 3 кеше - Биектау районында, 2 кеше - Чүпрәле районында, берәр кеше - Кайбыч һәм Питрәч районнарында.
20-нче майга Татарстанда 2475 СОVID-19 авыруы теркәлгән, 8 кеше үлгән. Бөтен чорда республикада 1452 кеше сәламәтләнде, шул исәптән соңгы тәүлектә - 151 кеше.
Россиядә тәүлек эчендә коронавирус инфекциясе белән авыруның 8 мең 764 яңа очрагы расланган. Шулай итеп, илдә COVID-19 авыруы саны 308 мең 705-кә җиткән. 85 мең 392 кеше терелгән, 2972 кеше үлгән.