В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус белән авыруның 76 яңа очрагы теркәлгән.
Фото: Марат Мугинов
Авыручылар арасында 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 15 кеше бар, 23 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 22 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 13 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 3 кеше - 70-тән 80 яшькә кадәр.
59 кеше - Казанда, 4 кеше - Лаеш районында, 2-шәр кеше - Әлмәт һәм Яшел Үзән районнарында, берәр кеше - Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Лениногорск, Минзәлә, Түбән Кама, Питрәч, Саба һәм Теләче районнарында яши.
25-нче ноябрьгә Татарстанда СОVID-19 белән авыруның 9924 очрагы теркәлгән. 8674 кеше пандемия чорында сәламәтләнде, шул исәптән 76 кеше - узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә соңгы тәүлектә 23 мең 675 яңа авыру очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 2 млн 162 мең 503 кеше авырган, 1 млн 660 мең 419 кеше сәламәтләнгән, 37 мең 538 кеше үлгән.