Татарстанда 51 яңа СOVID-19 очрагы теркәлгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче август). Татарстанда 51 яңа СОVID-19 авыруы очрагы теркәлгән, шуларның дүртесе читтән кайтарылган, калганнары контактлы. 18 кеше хастаханәгә озатылган, 33 кеше өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында 32 кеше – Казанда, 5 кеше – Яр Чаллыда, 3 кеше – Лениногорск районында, 2 кеше – Бөгелмә районында һәм берәр авыру Актаныш, Алексеевск, Биектау, Зәй, Лаеш, Минзәлә, Түбән Кама, Сарман һәм Тукай районнарында яши.
15-нче августка Татарстанда 24 мең 686 COVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 21 мең 794 кеше савыкты, шул исәптән 13 – узган тәүлектә.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 21 мең 624 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 6 млн 600 мең 836 кеше авырган, 5 млн 884 мең 316 кеше сәламәтләнгән, 170 мең 499 кеше үлгән.