В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Авыруларның 16-сы Казанда яши.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июнь). Татарстанда тәүлегенә 31 яңа COVID-19 авыруы очрагы теркәлгән, шуларның берсе читтән китертелгән, калганнары контактлы. 13 кеше хастаханәгә озатылган, 18-е өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында 16 кеше Казанда яши, 10 кеше – Яр Чаллыда, берәр кеше – Алабуга, Лаеш, Мамадыш, Мөслим һәм Түбән Кама районнарында.
18-нче июньгә Татарстанда 22 мең 29 СОVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 19 мең 597 кеше савыкты, шул исәптән 121 – узган тәүлектә.
Республикада барлыгы 447 мең 289 кеше вакцинацияләнгән (тәүлеккә үсеш – 8703), шулардан 326 мең 874 кеше икенче прививка ясаткан.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә 17 мең 262 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 5 млн 281 мең 309 кеше авырган, 4 млн 850 мең 659 кеше сәламәтләнгән, 128 мең 445 кеше үлгән.