В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда СОVID-19 белән авыруның 53 яңа очрагы теркәлгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче сентябрь). Татарстанда СОVID-19 авыруының 53 яңа очрагы теркәлгән, шуларның бишесе читтән кайтарылган, калганнары – контактлы. 11 кеше хастаханәгә озатылган, 42 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 29 кеше – Казанда, 8 кеше – Яр Чаллыда, 3 кеше – Тукай районында, икешәр кеше – Зәй, Лениногорск, Минзәлә районнарында, берсе – Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Биектау, Алабуга, Яшел Үзән һәм Питрәч районнарында яши.
5-нче сентябрьгә Татарстанда 25 мең 714 СОVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 22 мең 465 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 11 – узган тәүлектә.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 18 мең 645 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 7 млн 12 мең 599 кеше авырган, 6 млн 270 мең 731 кеше сәламәтләнгән, 187 мең 200 кеше үлгән.