Татарстанда COVID-19 белән авыруның 49 яңа очрагы теркәлгән.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче август). Татарстанда COVID-19 авыруының 49 яңа очрагы теркәлгән, шуларның берсе читтән кайтарылган, калганнары контактлы. 15 кеше хастаханәгә озатылган, 34 кеше өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында 28 кеше – Казанда, 8 кеше – Чаллыда, 5 кеше – Тукай районында, икешәр кеше – Бөгелмә һәм Питрәч районнарында, берәр кеше – Баулы, Алабуга, Мамадыш һәм Нурлат районнарында яши.
23-нче августка Татарстанда 25 мең 77 СОVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 22 мең 14 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 10-сы – узган тәүлектә.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлегенә 19 мең 454 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 6 млн 766 мең 541 кеше авырган, 6 млн 34 мең 867 кеше сәламәтләнгән, 176 мең 820 кеше үлгән.