В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республикада коронавирустан 910 мең 430 кеше вакцинацияләнгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче август). Татарстанда 51 яңа СОVID-19 авыруы очрагы теркәлгән, шуларның өчесе читтән кайткан, калганнары контактлы. 30 кеше хастаханәгә озатылган, 21-е өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында 26 кеше – Казанда, 10 кеше – Яр Чаллыда, 3 кеше - Алексеевск районында, 2 кеше – Түбән Кама районында, берәр кеше – Әгерҗе, Актаныш, Бөгелмә, Алабуга, Кайбыч, Лаеш, Лениногорск, Мөслим, Сарман һәм Тукай районнарында яши.
13-нче августка Татарстанда 24 мең 583 СОVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 21 мең 727 кеше савыкты, шул исәптән 59 – узган тәүлектә. Барлыгы республикада 910 мең 430 кеше вакцинация узган (тәүлеккә үсеш – 9001), шуларның 719 мең 707-се икенче прививка ясаган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлектә 22 мең 277 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 6 млн 557 мең 68 кеше авырган, 5 млн 848 мең 340 кеше сәламәтләнгән, 168 мең 864 кеше үлгән.