Татарстанда СОVID-19 белән авыруның 62 яңа очрагы теркәлгән.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче сентябрь). Татарстанда COVID-19 авыруының 62 яңа очрагы теркәлгән, аларның 4-се читтән кайтучыларда, калганнары – элемтә аша. 21 кеше хастаханәгә озатылган, 41-е өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 25 кеше – Казанда, 16 кеше – Чаллыда, дүртәр кеше – Арча һәм Тукай районнарында, 2 кеше – Лаеш районында, берәр кеше – Арча, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Менделеевск, Түбән Кама, Норлат, Питрәч, Саба, Спас һәм Чистай районнарында яши.
27-нче сентябрьгә Татарстанда 26 мең 882 СОVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 23 мең 114 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 5-се узган тәүлектә. Барлыгы 1 млн. 77 мең 954 кеше вакцинацияләнгән, шулардан 946 мең 272 кеше икенче прививканы ясаткан.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлектә 22 мең 236 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 7 млн 443 мең 149 кеше авырган, 6 млн 618 мең 117 кеше сәламәтләнгән, 204 мең 679 кеше үлгән.