В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда авыруның 53 яңа очрагы теркәлгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче август). Татарстанда СОVID-19 авыруының 53 яңа очрагы теркәлгән, шуларның бишесе читтән кайтучыларда, калганнары – контактлы. 13 кеше хастаханәгә озатылган, 40 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 24 кеше – Казанда, 17 кеше – Чаллыда, икешәр кеше – Түбән Кама һәм Питрәч районнарында, берәр кеше – Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Зәй, Яшел Үзән, Менделеевск, Тукай районнарында яши.
21-нче августка Татарстанда 24 мең 978 COVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 21 мең 995 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 32 тәүлек эчендә.
Татарстанда коронавирустан барлыгы 957 мең 723 кеше (үсеш – 6450) вакцинацияләнгән, шуларның 791 мең 782-се икенче прививканы алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә коронавирус белән авыруның 21 мең яңа очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 6 млн 726 мең 523 кеше авырган, 6 млн 4 мең 52 кеше сәламәтләнгән, 175 мең 282 кеше үлгән.