В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бер тәүлек эчендә Татарстанда СОVID-19 белән авырган 38 кеше сәламәтләнде.
Фото: Марат Мугинов
Авыручылар арасында бер кеше - 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 23 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 10 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 11 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 2 кеше - 70 тән 80 яшькә кадәр.
21 кеше - Казанда, бишәр кеше - Нурлат, Саба районнарында, 3 кеше - Балтач районында, икешәр кеше - Чүпрәле, Лаеш, Чистай, Спас районнарында, берешәр кеше - Баулы, Бөгелмә, Кайбыч, Яңа Чишмә, Тәтеш районнарында яши.
4-нче ноябрьгә Татарстанда 8596 COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән. Бөтен пандемия чорында 7644 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 38 кеше - узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлегенә 19 мең 768 авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 1 млн 693 мең 454 кеше авырган, 1 млн 266 мең 931 кеше сәламәтләнгән, 29 мең 217 кеше үлгән.