Татарстанда 51 яңа СОVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче сентябрь). Татарстанда 51 яңа СОVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән, барысы да элемтә аша. 25 кеше хастаханәгә озатылган, 26 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 21 кеше Казанда яши, 12 кеше – Яр Чаллыда, 5 кеше – Бөгелмә районында, 3 кеше – Әлмәт районында, 2-шәр кеше – Лениногорск һәм Тукай районнарында, берәр кеше – Әлки, Биектау, Алабуга, Минзәлә, Түбән Кама һәм Чирмешән районнарында.
21-нче сентябрьгә Татарстанда 26 мең 537 СОVID-19 йоктыру очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 22 мең 950 кеше савыкты, шул исәптән 32 узган тәүлек эчендә. Барлыгы 1 млн 62 мең 71 кеше вакцинацияләнгән (тәүлеккә үсеш – 1398 кеше), шулардан 930 мең 483 кеше икенче прививка алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлегенә 19 мең 179 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 7 млн 313 мең 851 кеше авырган, 6 млн 526 мең 111 кеше сәламәтләнгән, 199 мең 808 кеше үлгән.