Татарстанда СОVID-19 соңгы тәүлектә 30 кешедә ачыкланган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче август). Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыруның 30 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 3-есе читтән алып керү белән бәйле, 27-се - контактлы. 4 кеше хастаханәгә озатылган, 26 кеше өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында ике балигъ булмаган бала, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 5 кеше бар, 12 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәрге, 10 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 1 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр.
20 кеше Казанда, икесе - Лаеш районында, берәр кеше - Актаныш, Әлмәт, Буа, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Яшел Үзән, Нурлат районнарында яши.
14-нче августка Татарстанда 6018 СОVID-19 очрагы теркәлгән. Бөтен чорда 4833 кеше савыкты, шул исәптән 36 кеше - узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә узган тәүлектә коронавирус белән авыруның 5065 яңа очрагы теркәлгән. Бүгенге көндә авыруның 912 мең 823 очрагы расланган. 722 мең 964 кеше терелгән, 15 мең 498 кеше үлгән.