В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда 51 яңа СОVID-19 авыруы очрагы теркәлгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче сентябрь). Татарстанда 51 яңа СОVID-19 авыруы очрагы теркәлгән, барысы да контактлы. 21 кеше хастаханәгә озатылган, 30 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 20 кеше Казанда, 14 кеше –Чаллыда, өчәр кеше – Яшел Үзән һәм Тукай районнарында, икешәр кеше – Әлмәт, Биектау, Алабуга районнарында, берәр кеше – Аксубай, Әтнә, Мамадыш, Түбән Кама һәм Питрәч районнарында яши.
14-нче сентябрьгә Татарстанда 26 мең 166 COVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 22 мең 775 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 54 – узган тәүлектә. Барлыгы 1 млн 42 мең 261 кеше вакцинацияләнгән, шуларның 903 мең 568-е икенче прививканы алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә 17 мең 837 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 7 млн 176 мең 85 кеше авырган, 6 млн 418 мең 33 кеше сәламәтләнгән, 194 мең 249 кеше үлгән.