В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда 54 яңа авыру очрагы теркәлгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче сентябрь). Татарстанда 54 яңа COVID-19 авыруы теркәлгән, шуларның 3-се читтән кайтучыларда, калганнары – контактлы. 18 кеше хастаханәгә озатылган, 36 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 18 кеше Казанда яши, 13 кеше – Чаллыда, 8 кеше – Норлат районында, 4 кеше – Тукай районында, 3 кеше – Аксубай районында, 2-шәр кеше – Зәй һәм Түбән Кама районнарында, берәр кеше – Актаныш, Алабуга, Лениногорск һәм Питрәч районнарында.
23-нче сентябрьгә Татарстанда 26 мең 641 СОVID-19 авыруы очрагы теркәлгән. Бөтен чорда 23 мең 23 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 39 кеше узган тәүлектә. Барлыгы 1 млн 68 мең 943 кеше вакцинацияләнгән (тәүлеккә үсеш 4 мең 12 кеше), шулардан 932 мең 658 кеше икенче прививканы алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 21 мең 438 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә пандемия башыннан авыруның 7 млн 354 мең 995 очрагы ачыкланган, 6 млн 558 мең 780 кеше сәламәтләнгән, 201 мең 445 кеше үлгән.