Барлыгы 265 татарстанлыга СОVID-19 диагнозы куелган.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU 20-нче ноябрь). Татарстанда 265 яңа COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән, шуларның 4-се читтән кергән, калганнары элемтә аша. 73 кеше хастаханәгә озатылган, 192 өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында – 139 кеше Казаннан, Чаллыдан – 23 кеше, Яшел Үзән районыннан – 12 кеше, Алабуга районыннан – 11 кеше, Норлат районыннан – 8 кеше, Буа һәм Түбән Кама районнарыннан – алтышар кеше, Алексеевск, Әлмәт һәм Арча районнарыннан бишәр кеше, дүртәр кеше – Балтач, Лениногорск һәм Чистай районнарыннан, өчәр кеше – Кама Тамагы, Питрәч, Тәтеш һәм Тукай районнарыннан, икешәр кеше – Аксубай, Апас, Югары Ослан, Чүпрәле, Зәй, Кайбыч һәм Лаеш районнарыннан, берәр кеше – Әгерҗе, Әлки, Биектау, Минзәлә, Менделеевск, Яңа Чишмә һәм Кукмара районнарыннан.
20-нче ноябрьгә Татарстанда 35 мең 531 СОVID-19 йоктыру очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 28 мең 393 кеше савыккан, шул исәптән 435 – узган тәүлектә.
1 млн 915 мең 357 кеше вакцина ясаткан (тәүлеккә үсеш – 18 мең 102), шуларның 1 млн 390 мең 568-е икенче прививканы алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 37 мең 120 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 9 млн 294 мең 188 кеше авырган, 7 млн 992 мең 426 кеше сәламәтләнгән.