В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда COVID-19 белән авыруның 2979 яңа очрагы теркәлгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче февраль). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 2979 яңа очрагы теркәлгән, шул исәптән 1189 очрак – Казанда. 207 кеше хастаханәгә салынган, 2772 кеше өйдә дәвалана. Авыручылар арасында – 318 балигъ булмаган бала.
12 нче февральгә Татарстанда 65 мең 705 СОVID-19 белән зарарланучы теркәлгән. Пандемия башланганнан бирле 44 мең 848 кеше савыккан, шул исәптән 1169 ы – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Республикада барлыгы 2 млн 432 мең 627 кеше вакцинацияләнгән (тәүлеккә үсеш – 2545 кеше), шулардан 1 млн 896 мең 321 кеше икенче прививка алган. Кабат вакцинацияне 217 мең 326 кеше узган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә 203 мең 766 авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 13 млн 935 мең 560 очрак ачыкланган, 11 млн 134 мең 291 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавируска каршы прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә һәм сәүдә үзәкләрендә урнашкан. Адреслар һәм аларның эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.