В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Артистлар «Балалар өчен Weekend» конкурстан тыш программасында чыгыш ясаячак.
Фото: Яшь тамашачы театры матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче март). Бүген Владимир Маяковский исемендәге Мәскәү академия театры сәхнәсендә Казан Яшь тамашачы театры артистлары чыгыш ясаячак. Тамашачыларга «Здесь был Кай» спектаклен күрсәтәчәкләр.
Яшь тамашачы театры актерлары 19:00 сәгатьтә Россия милли театр фестиваленең «Балалар өчен Weekend» конкурстан тыш программасында чыгыш ясаячак. Программаның кураторлары – театр белгечләре һәм тәнкыйтьчеләр Алексей Гончаренко һәм Олеся Кренская – Мәскәү, Красноярск, Омск, Саратов, Орск һәм Казаннан 8 спектакль сайлаганнар. Аларны илнең башкаласында март аенда күрергә мөмкин булачак.
«Артем Устиновның спектакле кешеләрнең ни өчен эзсез югалуын аңлатмый, әмма ул өмет бирә. Яшь булмаган Герда ролендәге Эльмира Рәшитованың күзләре белүнең кайгыны гына арттыруын түгел, билгесезлекнең дә газаплавы турында сөйли», – дип җиткерә Алексей Гончаренко. Театр белгече һәм тәнкыйтьче Павел Руднев билгеләп үткәнчә, Андерсен әкиятенең сюжетына социаль проблема кертелгән: өйдән китүче балалар, балаларның психологик травмалары һәм өлкәннәр дөньясыннан аерылу теләге.
«Здесь был Кай» спектакленең режиссеры – Артем Устинов, драматургы – Екатерина Тимофеева. Спектакльдә ТР халык артисты Галина Юрченко, ТР атказанган артистлары Алсу Густова, Павел Густов, артистлар Эльмира Рәшитова, Анна Иванова, Эльвина Сафина, Руслан Шәрипов, Ярослав Кац, Руслан Зөбәйрәев, Мария Мухортова катнаша.
Спектакль «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» федераль программасы һәм «ЛизаАлерт» ирекле эзләү-коткару отряды белән уртак социаль проект кысаларында куелган, дип хәбәр итә Яшь тамашачы театрының матбугат хезмәте.