Гаризалар 13 нче ноябрьгә кадәр кабул ителә.
Фото: Денис Гордийко
Театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, конкурска спектакль яки махсус проект, квест, экскурсияләр, коллаборацияләр, спектакльләр, күргәзмәләр идеясен бирергә була.
Конкурс нәтиҗәләре буенча 5 иң яхшы идея сайлап алыначак, аларның авторлары «Мин – Казан яшь тамашачылар театры» питчингында үз проектларын яклый алачак. Ул 22 нче ноябрьдә театрның юбилей атнасында узачак. Питчинг җиңүчесе Казан яшь тамашачылар театры командасы белән бергә үз идеясен тормышка ашыруда катнашу мөмкинлеген алачак.
Конкурста 18 яшьтән узган кешеләр дә, компанияләр дә, оешмалар да катнаша ала. Моның өчен заявканы 13 нче ноябрьгә кадәр сылтама буенча тутырырга кирәк.