В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
20 февральгә кадәр урамда транспорт хәрәкәте чикләнә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче февраль, Ксения Швецова). Казанның Кремль урамы иң көтелгән нәфис фильмнарның берсен төшерү мәйданчыгына әверелде – иртәгә Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романы буенча фильмны төшерүе дәвам итәчәк. Бүгенге көндә Кремль урамында төшерү өчен мең тоннага якын кар китерелгән.
Карны Казанның үзәк урамына ТР Милли музее, Үзәк стадион һәм Кремль читеннән алып килделәр. "Бүгенге көндә җитәрлек күләмдә кар китерелде", – дип билгеләп үттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында. Сүз уңаеннан, бу эштә Казандагы һава торышы да зур роль уйнады - буран һәм кар Идел буе кышының сурәтен искиткеч тулыландырды.
Вакытлыча декорацияләрнең бер өлеше Кремль урамында күзәтергә мөмкин булган агач корылмалар да булачак - биредә сценарий буенча ярминкә сәүдәсе булачак. Моннан тыш, барлык юл билгеләре алыначак, биналар фасадыннан флаглар вакытлыча төшереләчәк - алар урынына Совет чоры флаглары һәм плакатлары урнаштырылачак.
Кремль урамында төшереләчәк сәхнәләр фильмда иң массалы булачак – аларда 150-дән артык кеше катнашачак, 30 ат күзәтүче катнашачак.
Фильмны Казанда төшерү 18 февральдә тәмамланачак, шуннан соң юл хезмәтләре кар чыгаруга керешәчәкләр.
Романның экранизация нәтиҗәсе 8 серияле фильм булырга тиеш. Фильмны "Россия 1" телеканалы заказы буенча "Русское" кинокомпаниясе төшерә. Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" китабы буенча фильм төшерүгә старт бирелде, анда Семрук поселогындагы хәлләр тулысынча кабатланды. Казанда Кремль урамыннан тыш, Казан Кремлендә, Карл Маркс урамында (КМТТУ-КХТИ янында) кино төшерелде.
Исегезгә төшерәбез, Кремль урамында фильм төшерүгә бәйле рәвештә 20 февральгә кадәр транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнде.