Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.05.2018, 14:05

10 мең кеше “Казан марафоны-2018” стартына чыгачак

Марафонның иң өлкән катнашучысы – 78 яшьлек йөгерешче.

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы май, Алсу Сафина). 10 меңнән артык кеше иртәгә, 20 май көнне, “Казан марафоны-2018” стартына чыга. Йөгерештә катнашучыларның 60 процентка якыны – спортчылар һәм йөгерергә яратучылар. Бу хакта бүген Үзәк стадионның җиңел атлетика манежында үткән матбугат конференциясендә ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм Timerman ярышлары һәм спорт чаралары сериясе директоры Вадим Янгиров хәбәр итте.

Искәртергә кирәк, “Казан марафонын” яңа форматта уздыру 2015 елдан башлана. Владимир Леонов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә чара Россиядә иң эре төбәк марафоны булып хисаплана, ә Казан узган елда илнең йөгереш башкаласы, дип игълан ителде.

42,2 км марафон дистанциясенә 1700 кеше чыга, 21,1 км араны 2,5 меңгә якын кеше үтәчәк. Иң озын дистанциядә 78 яшьлек иң олы катнашучы булуы кызыклы. Быел стартка Лос-Анджелес марафоны җиңүчесе Татьяна Арясова чыга.

21,1 км араны беренче тапкыр ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры йөгереп узарга тырышачак. Аның сүзләре буенча, марафон алдыннан ул ярышлар директоры Владимир Янгиров белән узышка актив әзерләнгән.

10 км дистанцияне 2700 кеше узарга планлаштырыла. 3,5 меңгә якын кеше 3 км арага гариза биргән. Әлеге узыш 8.30 сәгатьтә башлана. 3 км дистанциягә йөгерәчәк катнашучылар арасында – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Матч ТВ” спорт каналының генераль продюсеры Тина Канделаки, җырчы Родион Газманов. 3 км дистанциянең маршруты Казан Кремле тирәсендә уза.

Матбугат конференциясендә катнашкан Тина Канделаки сөйләгәнчә, “Казан марафонына” аны берничә тапкыр чакырганнар. “Казан белән мине бик күп әйбер бәйли. СТС каналында “Самый умный” тапшыруында эшләгәндә, монда беренче тапкыр килгән идем, бирегә еш килергә туры килде, - дип сөйләде Тина Канделаки. – Марафоннарда катнашырга еш тәкъдим итәләр. Мин марафоннарда катнашмыйм, ә монда катнашырга булдым. Биредә дусларым күп, инфраструктура зур”. 2019 елда марафонга киләчәкме, дигән сорауга ул уңай җавап бирде һәм 10 км дистанцияне йөгереп узарга вәгъдә итте.

Тина Канделаки сүзләре буенча, Казан үзенең спорт инфраструктурасы ярдәмендә спорт үсешенең локомотивы булды. Шәһәр Универсиададан калган спорт мирасын тиешле дәрәҗәдә үстерә алды.

Меңгә якын яшь катнашучы балалар дистанциясен – 600 м – йөгереп узачак.

Вадим Янгиров игътибар иткәнчә, оештыручылар марафон маршрутын мавыктыргыч һәм тиз ясадылар. Икенче ел рәттән “Казан марафоны” Забег.рф проектының бер өлеше булып тора. Иртәгә ярышлар илнең тагын 14 төбәгендә үтәчәк.

Билгеләп үтәргә кирәк, быел марафонда җыелган акчаларның бер өлеше “Роналд Макдоналд йорты” гаилә кунакханәсе үсешенә җибәреләчәк.

Барлык яңалыклар